tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Табигатьне саклаучы Хөсәеновлар гаиләсе
Табигатьне саклаучы Хөсәеновлар гаиләсе

Табигатьне саклаучы Хөсәеновлар гаиләсе

Татар шундый ул – йорт-курасы, ишегалды  гына түгел, капка  төбе дә ялт итеп торыр.  Ижауның татар бистәсендә дә иң төзек, иң матур хуҗалыклар һичшиксез милләттәшләребезнеке. Ә менә Хөсәеновлар гаиләсе тирә-яктагы чисталыкны да кайгырта. Алар яшәгән йорттан ерак түгел – наратлык. Эльвира белән Илгиз  инде берничә ел рәттән шунда өмә оештыра. Быел да чыктылар – яхшы гамәлгә үзчикләү дә киртә була алмый. Шул тирәдә яшәүчеләр өчен наратлык бер дигән  ял урыны  –  әти-әниләр балалар белән мәйданчыкка килә, скандинав йөреше белән мавыгучылар узып тора. Туңдырма, кәнфит тышларын, суын эчкәннән соң, пластик шешәләрне уйлап та тормый  атып китүчеләр очрый. Хәтта капчыкка тутырганны да.

Эльвира Хөсәенова бу тәртипсезлек белән килешә алмый.  “Бер елны улларым белән йөрергә чыктык, наратлыктагы чүп-чарның күплегенә хәйран калдык. Кайткач әтиебез белән киңәшләшеп өмәгә чыктык. Шуннан китте,” – дип сөйли ул. Елына хәтта ике тапкыр чыгалар – яз һәм көзләрен. Эльвира белән Илгиз социаль челтәрләрдә  игъланнар эләләр, укып килүчеләр  байтак була.  Депутатларга мөрәҗәгать итеп, капчыклар, перчаткалар юллыйлар. “Курыкмыйбыз. Аллага шөкер, җыябыз. Үзебез йөрибез бит шушында, чиста булгач, үзебезгә дә күңелле ике оныгым ел саен чыгалар, эшләргә өйрәнеп үсәләр,”- ди  Эльвираның әнисе Фагыйлә апа Шәймарданова.

Илзар белән Искәндәр олылардан калышмый, әти-әни кушканга түгел, мөһимлеген аңлап эшлиләр. “Быел башка еллар белән чагыштырганда чүп азрак,” – ди Эльвира.  Чисталыкны күреп, чүп ташларга батырчылык итүчеләр булмас, дип ышана.  Көзгә тагын чыгарга һәм инде аларга кушылучылар булуына да өметләнә. Таҗвирусны гына җиңик.

Фәнзилә Салихова 

Ижау

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*