tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Табигатьнең бер мизгеле
Табигатьнең бер мизгеле

Табигатьнең бер мизгеле

Ульяновск өлкәсенең татар мәдәният үзәгендә  Россия  рәссамнары берлеге әгъзасы Ирек Нуртдиновның “Табигатьнең бер мизгеле” дигән шәхси күргәзмәсе  ачылды.  Рәссамның  утыздан артык эше куелган.

Моңа кадәр татар мәдәният үзәгенә Сембер төбәгендә яшәп иҗат итүче байтак кына рәссамнарның күргәзмәсе куелган булса да, Ирек Нуртдиновның биредә тәүге күргәзмәсе.  Бу мәртәбәле күргәзмә мәдәният үзәгенең 20 еллыгына   багышланган иде.

409cfafa423970951d8fa7afdd03e535 Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Ирек Нуртдинов озак еллардан бирле Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы. Ул  һәртөрле  хәйрия чараларында катнашып, үзе эшләгән картиналарын балалар бакчаларына, мәктәпләргә бүләк итә. Аның эшләре Ульяновск татар мәдәният үзәге диварларын да бизәп тора

Тумышы белән  Пермь якларыннан булган  Ирекне язмыш  җиле     кайларга гына илтми. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң ул Түбән Кама шәһәрендә яши һәм эшли башлый. Ләкин рәсем ясауга булган мәхәббәт, төрле төстәге буяулар исе аңа һич кенә дә тынгылык бирми.  Кече яшьтән үк   рәсем ясау белән      шөгылләнә башлаган  егет   Чабаксардагы рәсем сәнгате училищесына укырга керә.

Ә 1986 елда ул гаиләсе белән борынгы Сембердәге табигатьнең  иң матур урыны булган    Ундоры  санаториесе җирлегенә килеп төпләнә. Биредә Идел елгасы, урман, биек    ярлар… Кыскасы, матурлыкны күрә беләгән кеше өчен менә дигән урын. “Иң матур табигать ул Россиядә. Минем үземә Идел буе, җирле Сембер табигате күбрәк ошый”, Россия рәссамнар Берлеге әгъзасы Ирек Нуртдинов.

Ирек абый этюдлар эшләү өчен табигать кочагына, авылларга чыкканда анда  яшәүчеләр белән очрашып һәртөрле борынгы әйберләр, иске йорт җиһазлары да җыеп кайта. Алар бүген аның остаханәсендә аерым бер почмак алып тора.

Рәссам табигать матурлыгын   тукымаларга төшерү, күргәзмәләр оештыру белән генә чикләнми.  Ел саен Тукай туган көнгә багышлап уздырылучы балалар рәсемнәре бәйгесен оештыручыларның да  берсе Ирек Нуртдинов.

Әйе, рәссам бүгенге көн белән генә яшәми, ул киләчәк турында уйлап үз эшенең дәвамчыларын әзерләүгә  дә нык игътибар итә.  Чөнки, картиналарда сүрәтләнгән тормыш мизгеле – ул мәңгелек.

                            Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*