tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тал бишектә үстем мин дә…”
“Тал бишектә үстем мин дә…”

“Тал бишектә үстем мин дә…”

13-15 апрель көннәрендә  Казанда  Бөтендөнья татар конгрессы  каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы – бишенче җыены  булып узды.  “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова әйтүенчә, аның географиясе  елдан-ел  киңәя, эчтәлеге һәм эшчәнлеге тулылана бара.  Хәер, бу үзгәрешләргә шул форумнарда, “Ак калфак” оештырган күчмә утырышларда, чараларда катнашучы буларак, үзем дә шаһит. Быелгы форумга да  әнә 18  ерак һәм якын чит илдән, Россиянең  65 төбәгеннән,  республикабыз районнарыннан  400 дән артык делегат һәм кунаклар җыелган.

Аларның бик күбесе бер-берсе белән  алдагы җыеннардан ук таныш инде. Шуңа да сөйләшер сүзләр дә, уртаклашыр фикер һәм тәҗрибәләр дә  шактый.  Чит илләрдән һәм төбәкләрдән килгәннәр бигрәк тә   Казаннны, татар телен, моңын – биредәге  милли мохитне  сагынып килүен яшерми, һәм  биредә алган тәэсирләрен, файдалы тәҗрибәне үз район-төбәкләрендә файдаланырга, таратырга   тырышуларын әйтә. Алар өчен  Татарстан – милли кыйбла ул, ә  биредәге тормыш-көнкүрешебез, татар авылларының яшәеше, мәдәният-сәнгатебезне, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне  ничек саклавыбыз – үрнәк һәм гыйбрәт алырлык  өлге.

Шуңа да оештыручылар быел форумның беренче көнендә кунакларны дүрт районга – Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарына  алып бардылар. Икенче көнне исә делегатлар   анда күргәннәре,  алган хис-тойгылары  белән бер-берсен бүлдерә-бүлдерә уртаклаштылар.

  Татар гимны – “Туган тел”

Без – ике автобус тулы кунаклар, ерак юлны якын итеп, үзләре горурланып әйтә торган “тач бал” (янәсе Балтач исеме шуннан килеп чыккан) Балтач  якларына   кузгалдык. Автобусыбызның хуҗабикәсе ачык йөзле, чибәр,  моңлы тавышлы  һәм эрудицияле Балтач  мәктәбе  китапханәчесе   Фәнзия Төхбәтуллина  юлда ук  туган ягы хакында сөйләп кунакларны кызыктырып алганнан соң,  әйдәгез,  инде хәзер җырлап алыйк, кайсыннан башлыйбыз, дияргә дә өлгермәде, делегатлар бертавыштан диярлек, Татарстан гимныннан, диделәр. Төркия, Финляндия, Кытай, Болгария, Эстония, Литва, Казахстан,  Кыргызстан,  Үзбәкстан, Тверь, Кострома, Төмәннән, тагын әллә кайлардан килгән  ханым-туташлар безнең гимнның сүзләрен дә белә микәнни, дип мин хәтта  бер мизгелгә аптырап калдым.   Ә алар  Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башлады.  Туган тел, ана теле, бөек Тукаебыз –  милләтебезнең һәр кешесе   өчен  бик тә кадерле шул. “Туган тел” җырын алар шуңа күрә дә татар халкының гимны итеп кабул итә, кайда гына башкарылмасын, аны дәүләт гимны кебек үк аягүрә басып җырлыйлар. Ул милләтебезне берләштереп һәм  туплап торучы  бер сихри көчкә   әйләнде. Әлбәттә, юлда   татар халык җырларын  шактый  җырладык.  Шунысы да гыйбрәтле, 50 гә якын кешенең  һәммәсе диярлек матур тавышлы һәм җырлый белә  булып чыкты.  Юкка гына милләтебезнең йөзек кашлары, асыл затлары димиләр шул аккалфаклыларны! Алай гынамы, җыр башлаганда алар кыскача гына үзләре,  башкарган  эшләре белән  дә таныштырып алды әле.

Менә без Балтач чигендә.  Алар әле һаман да кунакларны район чигендә хөрмәтләп, җырлап-биеп, ипи-тоз, чәкчәк  белән каршы ала икән.  Район башкарма комитеты рәисе  Рамил Илдус улы Шакиров  җитәкчелегендә балтачлылар  бу юлы да кунакларны әнә шулай  зурлап каршы алды, киткәндә матур теләкләр теләп озатып калды.

Район мәдәният үзәге дә  гөр килеп тора иде. Аның фойесында балалар бакчаларына йөрүчеләрдән алып, мәктәп укучылары, район һөнәрчеләренең күз явын алырдай кул эшләреннән күргәзмә оештырылган.   Аларда тарих та чагыла, бүгенге яшәшебез дә, Балтач ягына гына хас үзенчәлекле  һөнәр – талдан үрелгән йорт җиһазлары, төрле-төрле бишекләр, бала арбалары, тагын әллә ниткән сувенирлар…

“Бишек җыры онтылмасын әле,
Сабыйларның сеңсен җанына…”

Узган ел акккалфаклылар  калфак тегү, аны бизәү, кулъяулык чигү,  гомумән,  татар хатын-кызларының борынгыдан килгән кул эшләрен барласа, аларны үз куллары белән эшләргә өйрәнсә, бәйгеләр оештырса,  аннары инде  форум кысаларында җиңүчеләр катнашында  зурлап  “Калфак туе” уздырса, быел игътибарны   сабыйларга юнәлтергә, гомумән, милләтебезне уяту-тәрбияне кече яшьтәге  балалардан башларга булганнар.  Шул рәвешле һәр оешма үз районы, төбәгендә бишек җырларын барлап,  “Бишек туйлары” уздырган.  Ул кайда ничек килеп чыккандыр,  аларның күбесендә катнашкан Кадрия Рәес кызы  балтачлыларныкы, гомумән,  Балтачның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе,  озак еллар Карадуган балалар бакчасы мөдире булып эшләгән шәхес, РСФСРның  мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган  укытучысы Зөлфирә Фәсхетдин кызы Камалова, алар башкарган эшләр   турында аеруча яратып һәм сокланып сөйләгән иде. Чынлап та,  бу юлы да алар кунаклар өчен гаҗәеп  эчтәлекле  программа төзегәннәр иде.  Ә “Бишек туе” искиткеч  манзара булып чыкты. Анда районның берничә бакча һәм мәктәп  балаларының катнашуы аның эчтәлеген аеруча  баеткан. Шунысы да игътибарга лаек, аларның һәммәсе төрле фасондагы милли киемнәрдән, калфактан иде.

Манзарага бала тууга аны тал бишеккә салудан башлап (алар тал агачы бу җәһәттән бик тә файдалы, бу факт  медицина  әһелләре тарафыннан да расланган диделәр),  балага исем кушу,  аңа бишек җырлары җырлау,  бәби ашлары китерү, нарасыйга теләкләр теләү, бирнә сандыгын күрсәтү  – барысы да кергән.  Шигырь, җыр-биюләр белән баетылгын һәр бүлекне аерым бер бакча балалары башкара. Ә уйнаулары чын артистларча!

Бишек җырлары да районда яшәүче берничә милләт халкы: татар, удмурт, мари, рус, хәтта әрмән  телләрендә  яңгырады. Кунаклар үзләренә кайткач халыккка күрсәтергә дип,  мышык-мышык елый-елый, бу манзараны планшетларына, видеокамераларга, фотоаппаратларга яздырып  мәш килде.

Читтән килгәннәргә бишек җырлары  һәм биредә күрсәтелгән яңа туган сабыйга бәйле һәр йола бик тансык, билгеле, әмма үзебезнең республикада  яшәүче милләтәшләребезнең  күпмесе сабыйларына бишек җырлары җырлый  һәм ничә җыр белә икән?  Юкса бит  нәкъ менә бишек җыры аша бала ата-ана, әби-бабай назы, тәрбия ала, аларның кадерле  тавышын, туган телебезнең моңын-аһәңен җанына сеңдерә, ияләнә башлый. Хәер, хәзер яңа туган нарасыйны бишекккә салу да юк  дәрәҗәсендә инде.   Аларны әллә нинди иләмсез, күтәрергә-төшерергә  авыр, зур  коляскаларда яки сиртмәле караватта дөбер-шатыр тирбәтәләр. Ә сиртмәле бишектә йоклау бик рәхәттер ул!

“Бишек туе” кысаларында балага исем кушу  проблемасы да  күтәрелде. Чынлап та,  нинди генә исемнәр кушмыйбыз балаларга?  Ганстыр, Ринат, Дамир, Октябрина, Люцияләргә   күнектек бугай инде,  хәзер  исә балаларга чит илләрдән кергән, хәтта саннардан гына торган исемнәр  кушу модага керде.  Бу җәһәттән Балтачның  Бөрбаш авылында яшәүче акыл иясе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның чыгышы  аеруча үтемле булуы белән сискәндерде.

– Динебездә бала хакы дигән зур төшенчә бар, – дип тыныч кына сүз башлады ул. –   Бала тугач та ата-ананың иң тәүге бурычы – балага хәерле, мәгънәле исем кушу.  Чөнки исемнең эчке аңга, кешенең киләчәк язмышына  тәэсире бар.  Шул исем белән дәшкән саен, бала организмы аның  җисемен дә үзенә кабул итә.

Бу уңайдан аның инициативасы белән районда 2006 елдан башлап   үткәрелеп килүче “Ел исемнәре” бәйгесе дә  гыйбрәтле.  Моның өчен  авыл имамнары  җаваплы икән.  Ел әйләнәсендә авылларда, Балтачның үзендә   яңа туган сабыйга  нинди исем кушылуга карап  имамның  эшенә йомгак ясала.

Алдагы елларда туучылар  турындагы мәгълүматларны өйрәнеп, Җәлил хәзрәт исемлек тә төзегән. Узган ел  имамнар кушкан исемнәр арасында  13 исемнең мәгънәсе булмаган. Алдагы елда  исә  андый мәгънәсез исемнәр саны 25 булган.  Димәк, үтемле итеп аңлатсаң, вәзгыятьне үзгәртеп була. Хәзрәт әйтүенчә,  кайберәүләр аларны тыңлап, бу эш катлаулы булса да,  балаларының исемнәрен дә алмаштырган.

– Безнең бабаларыбыз  балага исем кушуга бик җаваплы караган, – дип сүзен дәвам итте ул. –  Япон галимнәре дә, суга матур сүзләр әйтеп торсаң, су да дәвалау сыйфатына ия була, дип раслый.  Балага да матур, мәгънәле исем  белән дәшеп торсаң,  аның организмы уңай энергия бүлеп чыгара башлый.

Бала тәрбияләүдә, гомумән вак әйбер юк.  Шул ук бала уенчыкларын алыйк. Бармы безнең татарча сөйләүче  курчакларыбыз? Гаиләләр таркала,  өйләнмәүче егетләр, кияүгә чыкмаучы кызлар күбәйде – нидер эшләргә кирәк ләбаса.  Бу эшкә аккалфаклылар алынса, ничек  әйбәт булыр иде, – диде ул.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил  Шакиров  чыгышын куәтләп, хәзрәт тә үз районнарында  менә берничә ел инде туучыларның  үлүчеләрдән  азрак булуын әйтеп узды.  Соңгы елларда районда 3-5 әр балалы гаиләләр дә арта бара икән. Бу  да  райондагы дин әһелләренең,  “Ак калфак” оешмасының, мәгариф һәм  мәдәният хезмәткәрләренең  уртак  тырышлыгы нәтиҗәсе. Һәм, әлбәттә инде, болар барысы да Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин  җитәкчелегендәге  барлык җитәкчеләрнең, халыкның   турыдан-туры ярдәме, теләктәшлеге   белән эшләнә. Бу уңайдан Башкортстаннан килгән  бер ханым авыр көрсенеп: “Бездә боларны бу дәрәҗәдә эшләү түгел, мәктәпләрдә  балаларга татар теле укыту да – зур проблема, җитәкчеләр булышмый гына түгел, киресенчә, аяк чала”, – дип куйды.   Рус төбәкләре  Кострома, Тверь, Чиләбе,  Эстония, Литва кебек илләрдә яшәүче татарлар туында әйтәсе дә юк инде. Шулай да алар, бай милләттәшләребезне табып, аларның милли хисләрен уятып,  ниләрдер эшләргә  тырышалар.

Бөрбашның  әхлак дәресләре

“Бишек туе”ннан соң җыен кунакларын төзек, матур, сап-сары капкалы йортлары (элек-электән район халкы капкаларын бал төсенә охшатып сары төскә буйый торган  булган, хәзер бу традиция җуела башлаган инде, әмма  сары  капкалы йортлар районда шактый әле), өр-яңа  мәчете, ике катлы зәвыклы итеп җиһазланган  мәктәбе,  мәдәният йорты   белән   Бөрбаш  авылы кабул итте.  Сүз уңаеннан,  бөрбашлылар яңа мәчет, мәктәп, мәдәният  йортлы булулары өчен авылдашлары Җәлил хәзрәт Фазлыевка рәхмәтле булуларын да искәрттеләр.  Мәктәп директоры Гүзәл Галимулла кызы Бариева  җитәкчелегендә милли тәрбия һәм белем бирүче  бу  мәктәптә кунаклар район мәктәпләрендә  киң таралган “Әхлак дәресе”, технология укытучысы  Ф.Хөсәенова  җитәкли торган  “Хәзинә” милли киемнәр студиясендә шөгыльләнүче укучыларның   үз куллары белән теккән милли кием фасоннары, кул эшләре күргәзмәсе белән  танышып   хозурландылар. Аннары мәдәният йортында районда фольклор коллективлары арасында бара торган   бәйгенең җиңүчеләре – Карадуган авылының  “Зөбәрҗәт”,  Нөнәгәр авылының “Чишмә”   фольклор ансамбльләре чыгышларын  тамаша кылдылар. Алар әзерләгән  “Әбиләр чуагы һәм “Печән өсте”    дип аталучы бу манзаралар  халкыбызның эшкә булганлыгын да,  эшләп аргач, җыр-моңга, төрле шаян биюләр, уеннарга бай булган мәдәни мирасын да  чагылдыра.  Үзешчән артистларының уеннары да башкала театрларыныкына биргесез.

Кичен кунаклар район мәдәният үзәгендә  Булат Сәлаховның “Яр” спектаклен тамаша кылганда  чираттагы мәртәбә күз яшьләренә ирек бирде.  Әллә ничә дистә еллар авылыннан чыгып китеп,  әнисен дә,  туган нигезен дә оныткан,  олыгая башлагач аларны  эзләп кайткан,   әмма  таба алмый тинтерәгән ир-егетнең, төпчек улының  югалу хәсрәтеннән  акылын җуйган, картлар йортында яшәүче ананың   язмышы кунакларга үзләре һәм әти-әниләре, әби-бабаларының  сагышлы да, кайчак фаҗигале дә язмышын  исләренә төшерде бугай.

Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил,  дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Гәрчә кунакларның  бик күбесе   биредә туып-үсмәсәләр дә,  хәтта кайберләренең әби-бабалары гына шушы яктан булса да,  алар барысы да туган иле дип Татарстанны саный. Ә  кан хәтере, туган ил, туган тел алар өчен аеруча  кадерле, газиз төшенчәләр ул!

Люция Фаршатова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*