tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Талантлы гармунчы
Талантлы гармунчы

Талантлы гармунчы

Русия киңлекләрендә татар моңнарын яңгыратып, җиңүләр яулап йөрүче Хисмәтулла Зиннәт улына Төмән өлкәсендә мәдәниятне үстерүдә зур өлеш керткәне өчен дигән Мактау кәгазе тапшырылды.

“Россиянең алтын унлыгы” исемлегенә  кергән, 2013 елда “Россия һәм өлкәнең иң яхшы гармунчысы” исемен алган якташыбыз Хисмәтулла Фәйзуллин Г.Заволокин исемендәге “Уйна, гармун” Россия үзәге чакыруы буенча июль аенда Ярославль шәһәрендә узган “Уйна, гармун” бәйгесендә катнашып 2нче урын, бүләккә, күптән хыялланган гармун отып кайтты. Җиңүчене аннан 10нчы августта Ростов-на-Дону шәһәрендә узган бәйгегә чакырдылар. Биредә дә ул себер татарларының данын күтәреп, хөрмәтле 2нче урынны яулады.

Бүгенге көндә Туринск станциясе тимер юлында эшләүче хезмәткәрне һөнәри бәйрәмгә багышлап Екатеринбург шәһәр мәдәният йортында оештырылган зур концертта катнашырга чакыралар. Сәләтле гармунчы, оста биюче, кирәксә, җырлап та җибәрүче һәм беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән, оптимистик карашлы Х.Фәйзуллинның чыгышын хезмәттәшләре ялкынлы алкышларга күмәләр.

Ноябрь аенда талантлы якташыбыз Тамбов шәһәрендә узачак гармунчылар ярышына барырга чакыру алды. Ә бу көннәрдә районда узган чараларда тамашачыларны үзенең гармун моңына гашыйк итә.

Рәүфә Кангазина, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*