tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тальян” татар җыры театры үзенең яңа концерт программасын тәкъдим итә
“Тальян” татар җыры театры үзенең яңа концерт программасын тәкъдим итә

“Тальян” татар җыры театры үзенең яңа концерт программасын тәкъдим итә

14 февраль көнне көндезге 2 дә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә (Кече Татар тыкрыгы, 8 нче йорт) “Тальян” татар җыры театры үзенең яңа концерт программасын тәкъдим итә. Илебез башкаласындагы Татар мәдәнияте үзәге хәбәрендә шул хакта языла.

“Чын күңелдән” исемле концерт-программасында РФның халык артисты Илдар Шиһапов, ТРның халык артисты Алмаз Юси, “Татар моңы” халыкара телевизион җыр фестивале конкурсы лауреатры Зөлфия Хәбибуллаева, “Апа-сеңел” дуэты һ.б. чыгыш ясар дип көтелә.

Искәртеп үтәбез: “Тальян” татар җыры театры 1990 елның сентябрь аенда оеша. 25 елга якын тарихы булган бу иҗат төркеменә Илдар Шиһапов җитәкчелек итә.

“Тальян” репертуарында халык җырлары, совет чоры композиторлары (Рөстәм Яхин, Латыйф Хәмиди, Рим Хәсәнов, Сара Садыйкова һ.б.) романсларын ишетергә мөмкин.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*