tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тамашачыларына илһам өләшүче Әлфия
Тамашачыларына илһам өләшүче Әлфия

Тамашачыларына илһам өләшүче Әлфия

Төмән өлкәсенең Тубысы  авылы хезмәт сөйгән, тырыш, талантларга  бай халкы белән  үзенчәлекле. Авылдагы матур, төзек йортлар,  урамнары, монда яшәүче  милләттәшләребез хезмәтнең тәмен белеп яшәгәннәрен күрсәтә.  Авыл халкы гореф-гадәтләрен, йола –бәйрәмнәрен саклап, буыннан буынга тапышрулары, аларның рухи дөньялары да бай булганын раслый. Монда мөһим рольне  мәдәният үзәге хезмәткәрләре  башкара.

Тубысы мәдәният йортында, Вагай район мәдәният йортында  мәдәни чараларны оештыручы булып  унынчы ел хезмәт итүче Әлфия Гөмәр кызы Мөслимова район күләмендә клуб оешмалары арасында ел дәвамындә  узган  бәйгедә җиңү яулый.  Егерме бишенче март- һөнәри бәйрәм көне уңаеннан узган чарада  Әлфия Мөслимовага Вагай район хакимияте башлыгы Рамай  Сөнгатуллин рәхмәт хатын тапшыра. Егерме  җиденче мартта Әлфия Гөмәр кызы 55 яшен каршылады. Аны гомер бәйрәме белән ихлас күңелләреннән авыл халкы, тамашачылар, якыннары, авыл поселениесе  башлыгы  Рисхәт  Әминов котладылар.

Әлфия Гөмәр кызы мәдәният өлкәсендә эшләгән чорында район, өлкә һәм Россия күләмендә  үткәрелгән бәйге-фестивальләрдә призлы урыннарга лаеклы була. Ул Тубысы клубында  “Дулкын ” ансамблен оештыра. Бу ансамбльдә  авылның сәләтле үзешчән җырчылары  катнашалар. Алар милли, дини бәйрәмнәрдә,   истәлекле даталарга багышланган мәдәни чараларда   җырлар башкарып, тамашачыларның кәефләрен күтәрәләр. Ансамбльгә әле ике генә ел булса да, алар район күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.  Әлфия Гөмәр кызы башкаруында  “Чишмә башы”, “Кышкы чия”, “Су буйлап”  дип аталган җырларны   тамашачылар яратып тыңлыйлар, җырчыны алкышлар белән озаталар.

 Әлфия ханым хезмәт юлы турында: ”Мин кече вакытымнан җырларга ярата идем. Шулай да, мәктәпне тәмамлап авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер һөнәренә укып чыктым. 12 ел  бу юнәлештә Түбәнварта шәһәрендә, аннары туган авылымда кибеттә дә эшләдем. Бәйрәмнәрдә, гаиләмдә балаларым, оныкларым өчен җырларга ярата идем. Мәдәни юнәлештә эшли башлаганыма мин бик шатмын. Минем башкарган җырларыма сәнгать осталары бәйгеләрдә бәя бирделәр. Беренче , икенче урыннар яулаганыма  да сөенәм. Россия күләмендә узган Түгәрәк уенда  VII Халык сәнгате фестивалендә икенче дәрәҗәле дипломга лаек булдым.  Өлкә күләмендә Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә  узган “ IV Себер сандугачы” бәйгесендә беренче урын бирелде. Дәрәҗәле жюри әгъзаләре тавышыма, җырларны башкару осталыгыма бәя бирделәр. Мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш керткәнебез өчен җиңү дипломнарына лаеклы булдым. Бәйгеләрдә катнашу, җиңү  җырчыларга, мәдәният хезмәткәрләренә иҗат итәргә яңа көч һәм ышаныч бирә. Мин Тубысы авылында яшәүче  якташларыма  рәхмәтлемен. Мәдәни чаралар аларның  ярдәме белән үткәрелә,”-дип сөйләде.

Җырлары белән һәрчак илһам һәм шатлык өләшүче Әлфия Гөмәр кызына иҗат утында янып, якыннарын, авылдашларын шатландырып тагын озак еллар хезмәт итүен телибез.

 

Римма Умитбаева

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*