tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тамашачыны профессиональ сәнгатькә тәрбияләү бик кирәк.
Тамашачыны  профессиональ сәнгатькә тәрбияләү бик кирәк.

Тамашачыны профессиональ сәнгатькә тәрбияләү бик кирәк.

Бүген халыкчан шул вакытта профессиональ башкаруны сәхнәгә менгерүе җиңел түгел, бигрәктә халык- тамашачыны җәлеп итү авыррак. Күп вакытта без зарланырга яратабыз , дөнья тулды ике-өч нотадагы җырчылар белән, концертларда еш плюслы фонограммага җырлаучылар белән. Тамашачы шуңа күнекте, шундый җырчыларны эталон итеп үз итә башлады.

Кичә Урмайда Татарстанның халык артисты Вил Усмановның һәм популяр җырчы Асылярның концерты булып узды. Программада өстәмә Татарстанның атказанган артисты Илдус Шәйдуллин һәм Урмай авылының фольклор һәм эстрада “Мишәр” ансамбле катнашты.

Тамашачыны концертка китерүе җиңел булмады. Әлеге артистларның чыгышларын телевизордан күргән, вакыт юк дип төрле сәбәпләр табырга тырыштылар. 200 якын кеше җыелды, авыл өчен әйбәт сан дип уйлыйм.

Икеләнеп килгән тамашачының ике сәгать ярымда күңел дәрьялары нык үзгәрде дип әйтә алам. Төрле тавыш, замана студияләрендә эшләнгән аранжировкалар, профессиональ дәрәҗәдә, шул вакытта милли аһәңнәр үз эшен эшләде.

“ Искитәрлек, матур итеп җырчының җырлаганын итеп тыңлау шундый рәхәт икән. Сихри дөньяга киткәнеңне сизмисеңдә. Җырчылар шундый мавыктыргыч, безнең өчен бик авыр булган әсәрләрнең һәр нотасын безгә җиткерер өчен тырышып , зур дәрәҗәдә эшлиләр. Күп вакытта тәндә , җанда тетрәндергеч мизгелләр туа, әйтеп бетерә алмый торган хисләр. Мин шундый рәхмәтле Фәрит абыйга һәм  танылган артистларыбызга шундый концерт оештырганнары өчен. Урмайлыларда, үзебезнекеләрдә әлеге концертны бик бизәделәр. Үземә генә түгел, 80-гә җитүче кайнанама да бик килеште” – ди гади тамашачы Гүзәлия Абеева.

Асыляр да үзенең фикерен шулай дип белгертте:” Урмай авылын ТНВ дан гына күреп , ишетеп белә идем. Чынында тамашачы бик зәвыклы икән, һәр нотаны аңлый. “Мишәр” ансамбленең, Ләмбрә мишәрләренең “Сөйгән яр” җырын ишеттем, шаккаттым, аерым энергетикалы бик үзенчәлекле. Халык әйтмешли, каз тәннәре барлыкка килде”.

Вил Усманов, күп еллар “Урмай моңы” фестивале жюри рәисе булган кеше буларак, бу яклар белән таныш булуга карамастан үз фикерен җиткерде: “Чуашстан татарлары милли-автономиясе халкыбызны музыкаль тәрбия бирүе өстендә эшләве искиткеч, фестиваль-конкурслар, мастер класслар, профессиональ артистлар белән эшләү башка төбәкләргә дә уңай мисал. Бәлки шуңа күрәдер, халыкның музыкаль тәрбиясе югарыдыр. Халык яшидә, эшлидә, ял итә дә белә. Чуашстанда яшәүче татарлар өчен без бик шат”.

Чыннанда тамашачы , оештыручылар, катнашучы артистларыбыз барысыда канәгать . Димәк шундый очрашулар киләчәктә дә һичшиксез булырлар. Алда Чуашстан татарларын Түбән Кама дәүләт театрының премьерасы , Туфан Миңнулинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле көтә.

 И. Измайлова

Урмай

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*