tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган баянчы һәм композитор Сафьян Ибраһимов вафат
Танылган баянчы һәм композитор Сафьян Ибраһимов вафат

Танылган баянчы һәм композитор Сафьян Ибраһимов вафат

14 гыйнвар көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле композитор Ибраһимов Сафьян Шәрифҗан улы 88 яшендә каты авырудан соң, безнең арабыздан китеп барды, дип хәбәр итә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сайты.

Ибраһимов Сафьян Шәрифҗан улы 1926 елның 24 августында Казан шәһәрендә дөньяга килә. Кечкенәдән үк музыка белән кызыксына, төрле музыка уен коралларында уйный башлый.

1956- 1986 елларда Республика күчмә театрының музыкаль бүлек җитәкчесе. Бер үк вакытта аны актер буларак та сәхнәдә күререгә мөмкин була. Сафьян Ибраһимов бик күп популяр җырлар авторы. Алар арасында халык бик яратып кабул итә торган “Картыямени соң йөрәк?!”, “Сине уйлап янам” җырлары да бар.

Ибраһимов Сафьян Шәрифҗан улы белән хушлашу бүген, Казанның Нагорный бистәсендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*