tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Милләт шәхесләре / Тарихчы, тәрҗемәче, дипломат, сәясәтче Тасин Җәмил
Тарихчы, тәрҗемәче, дипломат, сәясәтче Тасин Җәмил

Тарихчы, тәрҗемәче, дипломат, сәясәтче Тасин Җәмил

Тасин Җәмил (Tahsin Gemil) – Констанцадагы “Овидий” профессоры һәм вице-ректоры, Евразия тикшеренүләр үзәге директоры, Румыниядә чыгучы Евразияне өйрәнүгә багышланган  журналның баш редакторы. Тарихчы, тәрҗемәче, дипломат, сәясәтче.

1943 елның 21 сентябрендә Мәҗедия (Румыния) шәһәрендә мөселман татар гаиләсендә дөньяга килә. Аның ерак бабасы Добруджа (халыкта Румыниянең татар башкаласы дип санала) 1853-1856 елгы Кырым сугышыннан соң килеп төпләнә. Тасин бабасының әтисе Хаҗи Кәрим Мәҗедия муниципалитетының  беренче мэры була (1878-1886).

Башлангыч һәм урта мәктәпне Тасин Җәмил Мәҗедиядә тәмамлый.

1965 елда Яссы шәһәре университетының тарих һәм фәлсәфә факультетында укуын тәмамлый, соңыннан шунда ук докторлык дәрәҗәсен дә яклый.

1966-1994 елларда – Яссыда тарих һәм археология фәнни-тикшеренү институтында эшли, соңга таба эшен Бухаресттагы Николае Йорга исемендәге тарих институтында дәвам итә.

1991-1994 елларда – Констанцаның  “Овидий” университетында доцент, 1995 елның гыйнварыннан – профессор.

1990-1996 елларда – Румыния Парламенты әгъзасы.

1998-2003 – Румыниянең Әзербәйҗандагы Илчесе.

2004-2007 елларда – Румыниянең Төркмәнстандагыгы Илчесе.

1989 елгы румын революциясенең беренче айларында Тасин Җәмил милли куркынычсызлык фронты эшенә ныклап кереп китә. 1990 елда Констанца вилаетендә төрек-татар-мөселман демократик берлеге президенты буларак парламент сайлауларына катнаша. Шул сайлауларда һәм 1992 елгы яңадан сайлауга катнашып, Румыния парламенты депутаты була. Парламентта ул мәгариф, фән, яшьләр эшләре һәм спорт комитетында һәм кеше хокуклары, дин эшләре, милли азчылыклар мәсьәләләре буенча комитетта эшли.

Тасин Җәмил Османлылар һәм румын тарихы буенча йөздән артык фәнни эш авторы. Ул осман (иске төрек) теленнән румынчага бик күп документларны тәрҗемә итүе белән дә билгеле. Галим ана теле кырымтатарча һәм румынча иркен аралашуыннан тыш, иске төрек теле белгече буларак танылган, шулай ук ул төрекчә, төркмәнчә, әзеричә, инглизчә, французча, үзбәкчә, казахча һәм кыргызча аралаша белә.

Тасин Җәмил – тарих фәннәре докторы (1976); Төркиянең тарих җәмгыяте әгъза-корреспонденты (1988 елдан).

1991 елда аңа Румыния фәннәр академиясенең “Николае Йорга” бүләге тапшырыла.  1993 елда мәдәният фондының “Раду Розетти”бүләге бирелгән. Туган шәһәре Мәҗедиянең шәрәфле шәһәр кешесе булып сайланган.

Хатыны Нафия ханым – француз теле укытучысы, кызы һәм кияве – табиблар, Швециядә яшиләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*