enrutat
Баш бит / Тарихны беләбезме?
Тарихны беләбезме?

Тарихны беләбезме?

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк. (Шиһабетдин Мәрҗани).

Туган як тарихы — баба­ларыбыз­ның гасырлар дә­вамындагы көнкүреше һәм эшчәнлеге көзгесе. Шушы рухи мирас без сабак ала торган саекмас чыганак та.

Туган як, авыллар тарихын халкыбыз беләме соң? Кызганычка каршы, бик аз кешеләр генә белә. Бүген Ватаныңның тарихын гына белү җитми, мил­ләт булып сакланып калу өчен үзеңнең туган төбәгеңне, үзеңә кагылышлы тарихны өйрәнү дә кирәк. Бу уңайдан галим Касыйм Йосы­повның шундый сүзләре гыйбрәтле: “Бүген кешелек дөньясы глобальләшү белән мавыга, һәм бу хәл мөстәкыйль дәү­ләтләре булмаган халыклар өчен чын афәткә әйләнеп бара: синең тарихың, мәдәниятең, җыр-моңың, телең куркыныч астында. Ә күңе­леңнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек туган телең, аның күрке булган сүзең калмаса, сүзең артыннан нәсел-нәсә­бең, тамы­рың корыса, яшәү­нең ни мәгънәсе кала”?!

Совет чорында мәктәп программасына ярашлы рәвештә бездән борынгы Мисыр, Рим, Византия, Русь елъязмаларын ятлаттырсалар да, акыл утыра барган саен үз халкыбыз, бабаларыбыз, туган төягебез турында берни дә белмәвебезне төшендек. Шуның аркасында, ирексездән, үз нәселеннән, туганнарыннан йөз чөерә торган буын барлыкка килде. Кем әйтмешли, коточкыч чынбарлык бит бу. Моңа тагын шуны­сын да өстәргә кирәк: үзәктә мәктәп программасыннан милли-төбәк компонентын чыгарып ташлап, теле­безне, мәдәниятебез һәм тарихыбызны, җыеп әйткәндә, хәтеребезне җуйдыру юнәле­шендәге эш­чәнлек дәвам итә. Моңа халкыбызның үзаңын үстереп, рухи мирасыбызга ешрак мөрәҗәгать итеп кенә каршы торып була.

Безнең төрки-татар бабаларыбыз “Җиде бабаңны бел!” ди­гән. Әйткәндәй, шәҗәрә (нә­сел агачы) төзү катлаулы түгел: үзеңнең, бабаң исеме, аның атасы һәм шул тәртиптә. Белмә­сәң, өл­кән кешеләрдән сорый-сың, авылларда әле 80-90 яшьлек хәтерле кешеләр исән. Соңгы вакытта унсигезенче, унтугызынчы гасырларда патша хакимияте үткәргән җанисәп материаллары да Интернетка урнаштырыла. Алар буенча да кайбер мәгълү­мат тупларга мөмкин. Сүз дә юк, нәсел җебен, тарихны барлаганда һәр деталь мөһим роль уйный. Шуны истән чыгарырга ярамый, ниндидер хыялый фаразларны чынбарлык итеп кү­рергә тырышып кына хакыйкатьне ачып булмый. Кыскасы, тарих әкият түгел.

Шөкер, хәзер авыллар тарихы белән кызыксыну артты. Алар турында һәвәскәр тарихчылар да китаплар бастыра. Бу, әлбәт­тә, шатлыклы кү­ренеш. Ләкин андый китап­ларның күбесенең эчтәлеге, нигезләнгән фактурасы мактанырлык түгел, публицистик сыйфаты түбән. Белгәнебезчә, үткәнне актуаль­ләштерү, ягъни аны бүгенгегә кирәкле итү — шактый катлаулы гамәл. Шунсыз исә ул хезмәт­ләрнең фәһеме ча­малы. Тарихчы Илдар Габд­рә­фыйков, мәсә-лән, бу юнәлеш­тәге кимче­лек-ләр хакында сөй­ләгәндә болай дигән иде:

— Башкортстанда төбәк тарихын өйрәнүчеләр арта. Әмма аларның язмаларының сыйфаты таләпләргә туры килеп бетми. ГОСТ таләпләренә туры килмә­гән­нәре күп, шуңа күрә аларны төбәк тарихы буенча китаплар исемлегенә кертеп булмый.

Тарих язу − ул энә белән кое казу. Авыл тарихы, һич­шик­сез, дәлилле, хакыйкатьле булырга тиеш. Авылларның күбесенең үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бер­дәнбер чыганак — өлкән яшь­тәгеләрнең истә­лекләре, буыннан-буынга сөй­ләнеп килгән хатирәләр, вакыйгалар. Кайбер язма материалларны да табарга мөм­кин. Моның өчен архивларда озак эзләнергә кирәк. Ә аларда мең-лә­гән китап саклана. Үзеңә кирәклесен табу гаять авыр.

Янә шуны билгелисе килә: туган төяк турындагы китап авторлары, минемчә, үз фикер­ләрен көчләп такмыйча, саллы дәлилләр белән эзлекле рә-вештә бәян итә белергә тиеш. Табылган бер генә факт-мәгъ­лүмат та шунда ук хакыйкать тәхетенә мендереп утыртылмасын, аларның һәммәсе дә җитди тәнкыйть илә­геннән үткәрелсен. Эзләнгән­дә, фактларны дәлил-ләгәндә бер генә түгел, ә бер­ничә чыганакка таянырга кирәк. Шунда гына хезмәтнең бәһасе югары булачак. Авыл тарихын сурәтлә­гән китап, гадәттә, монотонлыга әверелеп, укыганда ялкыта башлый. Шуның өчен китапны әзерләгәндә тәэсирле публицистиканың төрле жанрларын файдалану отышлы алым.

Ономастик (исемнәр) һәм топонимик (географик атамалар) мирасның милли, тарихи-лингвистик байлыгыбыз икәнлеген истән чыгармыйк. Географик атамаларны, алар­ның тулаем җыел­­масын, җирле сөйләшне халык иҗатының гасырлар буена җыелып кил­гән асыл җәү-һәрләре, дип атыйлар. Шулар аша эш итү дә күп нәр­сә бирә.

Мәсәлән, туган авылым Иш­терәкнең (Илеш районы) мәгъ­нәсен дөрес аңламыйча, кайвакыт “Иш­тирәк” дип язалар. Дөрес аңламаучылар дигәннә­рем авыл атамасын Иш (ике) тирәк белән бәйләргә уйлый. Парлы агачлар турында сүз барганда, халык, кагыйдә буларак, “куш” сыйфатын куллана: Кушнарат, Кушкаен, Куштирәк һ.б. Ә безнең авыл атамасы агачтан алынмаган (истәлекләрдә Иш­терәк баба турында бәян ителә), шунлыктан, ул берничек тә Иштирәк була алмый.Авылның атамасы антротопоним. Ата-бабаларыбыз, гому­мән, авылларына да, балаларына да яхшы ниятле, тирән мәгънәле исем кушарга тырышкан. Мәсәлән, улының үзенә иш, терәк булып үсүен теләгән һәм аны мулладан “Иштерәк” дип әйттерткән.

Авыл атамасына әверелгән бу исем бүген бераз сәеррәк тоелса да, ул төптә, чынбарлыкта нәкъ шулай бул­ган. Гомумән, урыслардагы Ищереков, Ижтеряков фамилия­ләре дә шушы исемнән. XVI гасырда бүгенге Башкортстанның байтак өлеше, шул исәптән хәзер­ге Илеш районы җирләре дә, Нугай урдасы биләмәләре булган. Менә шул урданың би­ләреннән соңгысы (хан) “Иште­рәк” исемле булган. Урыс елъязмаларында да бу исем еш очрый.

Идрис Сәетгалиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*