tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тарихта без эзлебез» бәйгесенә нәтиҗә ясалды
«Тарихта без эзлебез» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

«Тарихта без эзлебез» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Һәр кеше үзенең җиде буынын белергә тиеш, диләрме әле? Соңгы елларда нәсел шәҗәрәсен төзүгә зур игътибар бирелүе сөендерә. Дәүләт архивы да быел беренче тапкыр «Тарихта без эзлебез» дигән бәйге оештырды. Әлеге проектны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. Бу бәйрәм быелдан башлап ел саен Халыкара гаилә көне уңаеннан 15 майда уздырылыр дип көтелә.

Җиңүче гаиләгә – 130 мең сум

– Буыннар чылбырын саклау максатында әлеге бәйрәмне оештырыр­га булдык. Ник бу эшкә архив тотынды, дип сораучылар булыр? Һәр гаиләнең төп чыгышы, буыннары турында аз булса да мәгълүмат архивта саклана. Бу юлы бәйгегә әзерләнергә вакыт аз калган иде. Ләкин шушы кыска вакыт аралыгында да әзерләнеп өлгергән гаиләләребезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Гаиләләребез нык булсын, балаларыбыз күп булсын, табыннарыбыз мул булсын, нинди милләттән булсак та, бердәм булыйк, – диде Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова.

Сайлап алу турлары башта районнарда узган. Бәйгедә барлыгы 43 гаилә катнашкан. Финалга чык­кан алты гаилә Ленин исемендәге мәдәният йортында узган чарада көч сынашты. Алар үз нәселләре белән таныштырдылар, гаилә традицияләре турында сөйләделәр, милли аш-суга осталыкларын күрсәттеләр. Беренче урынга Кукмарадан Мансуровлар нәселе ия булды. Алар 130 мең сум акча белән бүләкләнде. Икенче урында – Нигъмәтуллиннар гаиләсе. Алар Казан шәһәре Идел буе районының Иске Победилово бистәсендә яши. Балалар бакчасында мөдир булып эшләүче Әдилә ханым әйтүенчә, нәсел шәҗәрәсен барлау өчен, алар 2018 елда милли архивка юл тотканнар.

– Нәсел шәҗәребезнең 14 буын вәкилен таптык. 1570 елда бабабыз илдәге чор болганышларыннан соң Биләр җирләренә килеп төп­ләнгән. Нәселебездә төрле сәләткә ия кешеләр җитәрлек. Безнең буын Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә үзен таныткан. Дүртенче буыннан башлап туганнарыбыз Нижневартовск шәһәрендә газ һәм нефть өлкәсендә зур җитәкче булып торган, – дип сөйли нәселе турында Әдилә ханым. Өстәлләрендә нәрсәләр генә юк, каз, бәлеш, чәкчәк, башка милли ризыклар дисеңме – Татар гаиләләре уңган хатын-кызлары белән аерылып торганнар. Татар хатыннары һәр көнне бәйрәмгә әйләндерә белгәннәр, кул эшләренә, аш-суга оста булганнар, ирләрен, балаларын тәмле ризыклар белән сыйлаганнар. Без дә шул гадәтләрне дәвам иттерәбез.

Аның әтисе Гомәр абыйның кулыннан килмәгән эше юк. Агачтан нәрсәләр генә ясамый ул. Ә менә талдан үрелгән утыргычларны балтачлылардан өйрәнгәннәр. Бер туганнары Балтачка кыз сорарга баргач, үрелгән урындыкларга кызыгып калган булган Гомәр абый.

Нәсел агачы корымасын 

Латыйповлар гаиләсе – Ютазы районының Бәйрәкә авылыннан. Гаилә 11 буын бабасын белә. Гаиләдә хөрмәткә лаек ак сакаллы Илгизәр абый биш елга якын нәсел шәҗәрәсен барлаган. Бу эш белән шөгыльләнергә нәкъ менә бәйгеләр этәргеч биргән аңа.

– Бабаларыбыз өч буынны әйтеп калдырган иде, оныклар шәҗәрә төзү бәйгесендә катнашабыз дигәч, калган буыннарны да ныклап эзләргә керештем. Моның өчен авылда саклана торган документларны да карадым, хәтта Уфага кадәр барып, архивтагы метрикә кенәгәләрен барладым. Тырышсаң, табарга була.

Документлар күп нәрсә турында сөйли. Баксаң, безнең бабабыз­ның өч хатыны булган, – ди Илгизәр абый.

Нәселләрендә сәүдәгәрлек белән шөгыльләнүчеләр күп, бер бабалары хәтта Оренбургка сәүдәчелекне җайга салу өчен җибәрелгән булган. Илгизәр абый нәселләрендә булган гореф-гадәтләрне саклап калып, балаларына җит­керер­гә тырыша. Ул 20 еллап атлар үрчеткән, умартачы. Бүген Фирдәвес апа белән икесе – алты онык өчен яраткан дәү әти һәм дәү әни. Өч балалары һәрчак янында. Нәселләрендә борынгы бабаларыннан ядкәр булган гармунны да кадерләп саклый алар. Аксакал әңгәмәдәшем үзе дә гармунда сыздыра. Илгизәр абыйлар гаиләдә алты бала үскәннәр. Төпчек малай буларак, ул төп нигездә яшәп калган.

– Туганнар белән очрашып яшәү – үзе бер бәхет бит, читкә китәргә теләмәдем дә. Хәзер нәсел шәҗәрәсен оныкларга тапшырып калдырасым килә. Милләтне сакларга кирәк. Бер генә буын нәселен язмаса да, буыннар чылбыры өзелергә мөмкин. Нәсел агачын киңәйтергә, корытмаска кирәк, оныклар татарча сөйләшмәсә, миндә аллергия башлана, – ди Илгизәр абый.

Чистай районының Татар Сарсазы авылыннан килгән Митаевлар гаиләсендә озын гомерле кешеләр күп булган. Бер бабалары хәтта 113 яшенә кадәр яшәгән, ди. Язучы Минзифа Әхмәтшина да шушы нәселдән.

– Догалы матур гаиләдә яшибез, шөкер. Хәзер нәсел шәҗәрәбезне 1751 елдан башлап барладык. Баксаң, безнең бабай Мифтахетдин булган икән, ләкин 1850-1870 елларда исемне кыскартып әйтү модага кергәннән соң, аның исеме Митайга әйләнгән. Безнең фамилия дә тарихка Митаевлар дип кереп калган. Без берара, әллә бабаларыбыз керәшен булдымы икән, дип тә уйлаган идек. Документлардан күренгәнчә, без догалы, саф татар нәселе булып чыктык, – ди Минзифа ханым.

Нәселләрендә хөрмәткә ия кешеләр җитәрлек. Рушания апа – Татарстанның атказанган терлекчесе, Сания апа – Герой-ана. Гаиләдә гореф-гадәтләр саклана. Әби-бабайларыннан калган «Ашык» уенын балалары әле дә уйный. Митаевлар гаиләсе бәби чәе йоласын, туганнар арасында була торган җылы мөнәсәбәтләрне сәхнәләштергән иде. Күз тимәсен өчен бәбине дога укып өшкерү, мөнәҗәт әйтү – барысын да чагылдырды алар чыгышында. Нәсел шәҗәрәләрен барлауда кечкенә балаларны да җәлеп итү сөендерә. Димәк, буыннар чылбыры өзелми әле, татар гаиләләренең киләчәге өметле.

Нәсел шәҗәрәсен төзүчеләргә киңәшләр 
Иң ерак бабайны ачыклаганда, аның турында әби-бабайлардан, туган-тумачалардан сорашырга була.
Кем, кайчан һәм кайда туган? Дәүләт архивына мөрәҗәгать итәр алдыннан шушы сорауларга җавапны белсәң, мәгълүмат табуы җайлырак булачак.
1922 елдан соң туган кешене эзләгәндә, ЗАГСка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
1922 елга кадәр туган кеше турында мәгълүмат Татарстан Дәүләт архивында тупланган.
Метрикә кенәгәләрендә туучылар, никахлашучылар, аерылышучылар, үлүчеләр турында фактлар язылган.
1860 елдан борынгырак мөселман метрикә кенәгәләре Татарстан Дәүләт архивында сакланмый диярлек.
1860 еллардан борынгырак мәгълүматлар «ревизская сказка» дигән документларда бар. «Ревизская сказка» ул – халык санын алганда тупланган мәгъ­лүматлар. Татар авыллары буенча Дәүләт архивында иң «борынгы» «ревизская сказка» 1834 елга карый, ә аннан борынгырак­ларны Мәскәүдәге «Российский Государст­венный архив древних актов» дигән оешмадан эзләргә кирәк.
Татарстан архив фондларында сакланган документлар кешенең нәселен 5тән 7нче буынга кадәр ачыкларга мөмкинлек бирә.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*