tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тарлан» («Алмачуар») фильмының беренче кадрлары журналистларга тәкъдим ителде
«Тарлан» («Алмачуар») фильмының беренче кадрлары журналистларга тәкъдим ителде

«Тарлан» («Алмачуар») фильмының беренче кадрлары журналистларга тәкъдим ителде

«Тарлан» («Алмачуар») фильмының беренче кадрлары журналистларга тәкъдим ителде. Кичә «Татаркино» мәдәният оешмасының ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында Миләүшә Айтуганова фильм төшерү барышы белән таныштырды, фильмның исемен алыштыру сәбәпләрен ачыклап үтте. Аның әйтүенчә, бу башка төстәге өйрәтелгән ат сайлануы белән бәйле.

Фильмның Казахстан өлеше инде төшерелеп беткән. 2021 елда фильмның Татарстан өлеше төшереләчәк. Анда татар артистларының күпләп катнашуы көтелә.

«Татарстанда массакүләм күренешләр — сабантуй, ат чабышлары төшереләчәк», — диде Миләүшә Айтуганова.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*