tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тартариягә” сәяхәт
“Тартариягә” сәяхәт

“Тартариягә” сәяхәт

Казанның “Заречье” лагере территориясендә августның ике атнасы буена бик текә чара үткәнен беләсеңме? “Ялкын” сине “Тартариягә” сәяхәткә чакыра.

Инде икенче ел үткәрелүче быелгы “Тартария”нең максаты – татар телен өйрәнү, саклап калу һәм үстерү. Форумны оештыручылар – “Ял” шәһәр үзәге, ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә. Форум эшчәнлеге шартлы дүрт төркемгә бүлеп алып барыла.

“Медиа” блогында балалар фото, видео, кино төшерү серләре белән таныша, блоглар алып бару, социаль челтәрләрдә актив булу серләренә төшенә. “Ихтыярый ярдәмчеләр” блогы иҗтимагый эшчәнлек, экология мәсьәләләре, спортка багышланган. “Шәһәр проектлары” өлешендә сүз туристлык, архитектура, шәһәр киңлекләрен уңайлы итү, төзекләндерү турында барган. “Мәдәният” блогы исә бию, җыр, сәнгать, иҗат, балаларның зәвыгын тәрбияләү тирәсендә кайнаган.

Балаларны белем алу, дәрес һәм мастер-классларга йөрүгә стимуллаштыру өчен форумда махсус бүләкләү системасы оештырылган – остаханәләрдә иң актив катнашучы балаларга лагерьның “валютасы” – “тартариклар” бирелә. Аларны экскурсияләргә чыгу өчен тотарга мөмкин. Билгеле бер күләмдә “тартариклары” җыймаганнар өчен сәфәр кылу мөмкин түгел.

Форум көннәренең берсендә форум спикерларыннан тыш, балалар янына ТР премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Борһанов Рафис Тимерхан улы да килгән иде. Рафис Тимерхан улы форумда катнашучылардан лагерьда ниләр белән шөгыльләнүләре, кайларга сәфәр кылулары турында сорашты, тагын кайларга экскурсия белән барырга теләгәннәре белән кызыксынды, иҗат иткән проектларын тормышка ашыруда уңышлар теләде.

Харисова Мәдинә, Яр Чаллы, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, “Балаларга FM” интернет-радиосы:

“Мондый проект беркайда да юк. Бу татар телендә балалар өчен каралган бердәнбер мондый проект булачак. Минем интернет-радио фәкать күңел ачу өчен генә түгел, ә бәлки татар теленә өйрәтү, аны камилләштерүгә юнәлтелгән булачак. Эчтәлеге татарча җырлар, әкиятләр, белем бирү программаларыннан торачак. Балалар өчен рус телендә сөйли торган “Дети

FM” радиосы эшләп килә, тагын бер-ике шундый проектны очратканым бар. Әмма татар телендә әлегә мондыйлар күренми. “Тартария”дә миңа бик ошады, бирегә килүче спикерлардан без бик күп файдалы мәгълүмат, эш тәҗрибәсе алдык. Проектымны да минем буш сүз итеп кенә калдырасым килми, һичшиксез ахыргача төгәлләштереп, грантлар алуга яраклы итәрлек дәрәҗәгә җиткерергә җыенам”.

Сәүбанов Илдар, Түбән Кама, “#синаңлыйсың” проекты авторларының берсе:

“Безнең проект Чиләбе өлкәсе җирлегендә тормышка ашырылачак – анда татарлар халык саны буенча икенче урын тота, әмма урамда татар телен ишетеп булмый диярлек. Безнең теләк – татарлар татарча сөйләшсен. Әлеге проект кысаларында татарчага өйрәтү түгәрәкләре алып бару планлаштырыла. Өйрәтү уен аша, интерактив рәвештә алып барылачак. Укыту – түләүсез, һәм без моны татарлар өчен генә түгел, ә барлык чиләбелеләр өчен дә тәкъдим итәргә җыенабыз. Ул гына да түгел – без ел саен татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатына багышлап төрле фестивальләр уздырырга ниятлибез. Проектның исеме дә юкка сайланмады – #синаңлыйсың аша без төп социаль челтәрләр аша мәгълүмат таратачакбыз”.

“Татар аю” милли уенчыклар проекты авторлары:

“Без сөйләшә торган уенчыклар ясарга телибез. Аларның эчендә татарча сүзләр язылган махсус механизм яшерелгән булачак. Тел нигезе салынган, теле формалашкан вакытта заманча балалар бары рус теле йогынтысында тәрбияләнә, нәтиҗәсе – шактый аяныч. Шуңа да без әлеге җитешсезлекне төзәтергә, балаларга татар сүзләрен ишеттерә торган йомшак уенчыклар ясарга ният иттек. Финанслау каналларын эзләп йөрүебез әле – Әстерхан инвесторларына, мәгариф министрына өметебез зурдан. Йомшак уенчыклардан тыш, уенчык интерактив телефон белән планшетлар, будильниклар ясарга да теләк бар. Барысы да татарча булачак, әлбәттә”.

“Ялкын” фикеренчә, аерым игътибарга лаеклы проектлар:

  • “Добро вместе” – ятимнәр йортлары өчен татарча концертлар. Концепциясе – читтән килеп концерт куеп китү түгел, ә бәлки ятимнәр йортына килеп, андагы балалар белән танышып, бергәләп чыгышлар әзерләү.
  • “Татарский с рождения” – ятимнәр йортында тәрбияләнүче 4-6 яшьлек балаларга татар телен укыту, татарча белемнәр бирү.
  • “Помощь по-татарски” – рус телен белми торган өйлкән яшьтәгеләргә ярдәм – кибеткә, социаль хезмәткә, хастаханәгә алып бару.
  • “Татарча урам театры” – татарча интерактив театр, урам тамашалары.
  • “Яшел шәһәр” – шәһәр ишегалларын чистартып, агач утырту.
  • “Мультфильмы для каждого” – балалар үзлектән ишетмәүчеләр телен өйрәнеп, мультфильмнар өчен сурдотәрҗемә ясарга тәкъдим итәләр.
  • “Китап тәрҗемәләре” – чит ил әкиятләрен татарчага тәрҗемә итеп, яхшы рәсемнәр белән сыйфатлы китаплар чыгару.
  • “Движения живого общения” – гаджетларсыз 60 минут – бер сәгать тере аралашу.
  • “Интернет-сәлам” – танылган кешеләр татарча әкиятләр, хикәяләр укыйлар. Башлыча – атаклы авторларныкы, соңрак – авторлык әкиятләрен дә укырга планлаштыралар.

Искәндәр ХӘБИБУЛЛИН
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

yalkyn.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*