tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташка басылган бер гасыр: “Ватаным Татарстан” газетасына 100 ел
Ташка басылган бер гасыр: “Ватаным Татарстан” газетасына 100 ел

Ташка басылган бер гасыр: “Ватаным Татарстан” газетасына 100 ел

Берәүне дә берни белән дә шаккатырып булмый торган заманда яшәсәк тә, татарның олы газетасы булып чыгучы “Ватаным Татарстан” газетасына шушы көннәрдә 100 яшь тулу күпләре­без­не битараф калдырмас дип уйларга кирәк. Ник дигәндә, бу түгәрәк дата бер газетаның гына түгел, ә бөтен татар халкы­ның йөз еллык тарихы дигән сүз. Аның битләрен актарганда күз алдыннан безнең фаҗигале дә, катлаулы hәм каршылыклы да булган бер гасырлык тормыш сәхифәләре йөгерешә башлый.

Бүгенге буын өчен, билгеле, тормыш гел шундый тук, бә­хетле, тыныч булгандыр кебек тоела. Ата – улны, ана кызны белмәгән Гражданнар сугышы, котчыкмалы ачлык, талау-кур­кытулы колхозлаштыру елла­ры, аннары шундый фаҗигале Сталин репрессиясе, Бөек Ва­тан сугышы, телебездән, дине­бездән биздерү мәхшәрләре, торгынлык hәм үзгәртеп ко­рулар – боларны күреп белү­челәр көннән-көн азая, ә тарих­ны  үзләренчә  язарга, аңлатыр­га атлыгып торучылар арта. Та­тарның ташка басылмаган яки басылып та сакланмаган тари­хын бозуларын, юкка чыга­рыр­га тырышуларын без бүген hәр адымда очратып торабыз. Ә менә ташка басылган кадәресе белән авыррак. Чөнки андагы вакыйлар көне-сәгате белән диярлек татар газета-журнал­лары битенә теркәлгән.

1918 елның 12 мартыннан “Эш” исеме астында чыга башлаган газета татар халкына яңа хакимиятнең асылын аң­лату, ул чыгарган законнарны шәрехләү hәм, билгеле инде, республикадагы, Россиядәге, дөньядагы хәлләрне җиткерү максатын куя үз алдына. Ан­дагы журналист язма­ларының гына түгел, хәрби кием киеп, кылыч тагып йөргән комис­сарларның сөйләм теле шул чорның кырыслыгын, хәтәр­леген чагылдыра.

Сүземне раслау өчен бер генә мисал китерәм. Газетадагы өндә­мә­ләр арасында Үзәк мөсел­ман комиссариаты рәисе Мир­сәет Солтангалиев имзасы белән басылган карарлар еш очрый. “Казан губернасы мөселман комиссариаты, Казан губернасындагы мөселманнар арасында тынычлык кертүгә бик зур әhәмият биргәнгә, түбәндәге Декретны чыгара.

hичбер номер, чәйханәләрдә хосусый йортларда эчемлек әй­бер­ләренә hәм ул кешеләр торган номер, чәйханә, хосусый йорт ху­җаларына каты җәзалар бире­ләчәк. Гаепле кешеләр үзләре инкыйлаб (революция) хөкеменә бирелеп, бөтен йортлары, җиhаз­лары, әйберләре кулга алыначак. Урамда исереп йөргән кешеләр дә шундый каты җәзага дучар булачактыр”.

Борылыш чорларында, бәл­ки, шундый катгыйлыктан башка эш­ләп булмагандыр. Әмма законны бит аны ничек үтисең. Революция чорында беркем дә кәнфитләнеп тормаганлыгын без инде яхшы беләбез. Ә газеталар исә пар­тиянең рупоры ролен үтәгән. Бер якка гына юнәлтелгән ул рупор. Колхозлашу елларында исә га­зетаның урыннардагы эшче-крестьян хәбәрчеләре барлыкка килә башлый. Алар бу очракта халык авазы ролен үтәргә тиеш була. Әмма ул хәбәрчеләрнең аноним язмаларын укыганда чәчләр үрә тора башлый. Чөнки алар шул чактагы хакимияттәгеләр таләп ит­кәнчә, газета журналистларыннан калышмаска тырышып, үз күрше­лә­рен, туган-тумачаларын, шул ук җирле хакимияттәгеләрне “чага” башлыйлар. Ул чорларда  газетаны җитәкләгән редак­тор­лар­ның барысы да диярлек репрессия корбанына әверелә. Аннары чират каләм ияләренә дә җитә. Менә шулай хакимият үзе­нең халкы белән аяусыз көрәш алып бара.

Минем болар турында шулай тәфсилләп язуым юбилейга тап төшерә дип уйлаучылар нык ялгыша – без боларны яңадан шундый хәлләр кабатланмасын, ул чорлар әйләнеп кайтмасын дип хәтерләр­гә тиеш. Шуңа да без газетабызның юбилеен да өстәл артында ашап-эчеп, мактау сүзләре тыңлап түгел, ә ярдәмгә мохтаҗ бер авыру укучыбызга булышу өчен хәйрия концерты итеп оештырырга уйлап торабыз. Без моңарчы да шундый сигез концерт үткәреп ярдәмгә мохтаҗларга кечкенә генә булса да үз өлешебезне кертергә өл­гер­дек инде. Гамәлләребезнең бу кадәресе дә мактану яки рәхмәт сүзләре ишетү өчен дип түгел, ә безне укучыларны, без­нең белән бергә тормыш авырлыкларын җи­ңәргә тырышып яшәүчеләрне игелекле гамәл­ләргә этәрү, hәрвакыт кеше булып калырга чакыру өчен дип эшләнә. Дөньяны без әнә шулай hәркайсыбыз үз өлешен кертеп кенә үзгәртә алачакбыз.

Шуңа да мин hәркайсыгызны уртак бәйрәмебез белән тәбрик итәм. “Ватаным Татарстан” газетасы шикелле озын, мәгънәле тормыш кичерергә язсын дим.

http://www.vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*