tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта милли бәйрәмебез Сабан туе узды
Ташкентта милли бәйрәмебез Сабан туе узды

Ташкентта милли бәйрәмебез Сабан туе узды

Ташкентта оештырыла торган Сабан туе ел саен Үзбәкстанның төрле почмакларыннан, үзенә меңләгән тамашачыны, төрле милләт вәкилләрен дә җыя. Быел милли бәйрәмебезгә 40 меңнән артык кеше килгән. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге хәбәр итә.

Мәйданга җыелучыларны Татарстан Президенты исеменнән Республиканың Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин котлады. Татар оешмасы активистларына  ул М. Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан, вәкиллек тарафыннан махсус эшләнгән медальләрне тапшырды.

Сабан туенда Үзбәкстанның рәсми органнары вәкилләре, Татарстаннан килгән делегация, артистлар, иҗат коллективлары  катнашты. Тамашачыларга бай концерт программасы тәкъдим ителә. “Зө-ләй-лә” кызлары  да чыгыш ясый. Милли уеннарыбыз оештырыла, сувенирлар, милли ризыклар тәкъдим ителгән күргәзмә эшләде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*