tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта “Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә” медальләре тапшырылды
Ташкентта “Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә” медальләре тапшырылды

Ташкентта “Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә” медальләре тапшырылды

Кичә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллегендә Ташкенттагы татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге әгъзалары белән очрашу узды, дип хәбәр иттеләр вәкиллектә.

ТР Премьер-министры урынбасары – РФ нең ТР дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм “Татарстан якташлары” оешмасы исеменнән герой-шагыйрьнең истәлеген һәм мирасын саклауга өлеш керткәннәре өчен “Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу истәлегенә” медальләре тапшырылды.

Шулай итеп, Ташкенттагы татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге активистлары, Үзбәкстанның халык шагыйре Мамарасул Бабаевның улы журналист Эдуард Бабаев бүләкләнде. Ул әтисе белән бергә Муса Җәлил шигырьләрен татарчадан үзбәк теленә тәрҗемә иткән.

Республиканың интернациональ мәдәни үзәк директоры Насретдин Мөхәммәдиев, Бөек Ватан сугышы ветераннары – дан ордены кавалеры Александр Величко, отставкадагы полковник Василий Ганиев, отставкадагы капитан Сабир Солтанов, шулай ук хәрби табиб, татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакыйның бертуганының кызы Сөембикә Шәрипова да истәлекле медальләргә ия булдылар.

Бүләкләнүчеләр Татарстан Республикасы ягыннан игътибар белдерүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*