tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта Татар кызы һәм Татар егете бәйгесе икенче тапкыр уздырыла
Ташкентта Татар кызы һәм Татар егете бәйгесе икенче тапкыр уздырыла

Ташкентта Татар кызы һәм Татар егете бәйгесе икенче тапкыр уздырыла

10 июнь көнне Ташкент каласында Сабантуй бәйрәме кысаларында Татар кызы һәм Татар егете бәйгесе үтәчәк.

Бәйге 4 июньнән 10 июньгә кадәр дәвам итә. Аның шартлары буенча, катнашучылар милли киемнәрдә төшкән фотосурәтләрен социаль челтәрдәге махсус төркемдә урнаштыргач, тавыш бирү башланып китә. Катнашучылар 3 яшьтән 15 яшькә кадәр һәм 16 яшьтән 35 яшькә кадәр булган 4 төркемдә көч сынаша.

Җиңүчеләр 10 июнь көнне фотографияләргә куелган лайклар санына карап билгеләнәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*