tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып үтте
Ташкентта Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып үтте

Ташкентта Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып үтте

25-нче ноябрь көнне Ташкент шәһәренең 7-нче санлы музыка һәм сәнгать  мәктәбендә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышланган “Синең җырларың безнең белән…” дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып үтте.  Кичәнең оештыручысы – Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге. Кичәнең авторы һәм алып баручысы – Татарстан Республикасының “Атказанган мәдәният хезмәткәре” – Рәйхан Манняпова. Концерт Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның “Газизебез Хәния Фәрхинең вафатына…” дигән шигыре белән башланды. Шулай ук, тамашачылар Чирчик шәһәрендә яшәүче үзэшчән шагыйрә Әлфия Иштуганованың “Хәния Фәрхинең хатирәсенә” дигән шигырен дә ишетеп үттеләр. Концерт дәвамында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары яңгырады, алар арасында: “Әлдермешкә кайтам әле”, “Кышкы чия”, “Балан,” “Онытма, әнкәй”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Балаларга фатиха”, “Сөю моңы”, “Бәхеткә түзеп кара”, “Уф, сагындым ла, иркәм!”, “Уйнале син”, “Дусларга” и др.  Аларны бик җылы үзэшчән һәм профессиональ җырчылары: Марьям Бухарова, Ирина Гимранова, Савия Юсупова һәм Рәйхан Манняпова башкардылар.  Кичәнең әдәби өлешендә Хәния Фәрхинең катлаулы тормыш һәм иҗат юллары һәм (интервью вакытында алынган ) балачак хатирәләре яктыртылды.

“Кеше китә – җыры кала”, – диләр. Әйе, Хәния Фәрхинең җырлары калачак. Аның җырларында – хатын-кыз язмышы. Шуңа күрә бу җырлар, аеруча,  хатын-кыз җырчылары репертуарларында мөһим урын алып тора.  Алар – халыкчан. Кая гына яшәмәсен татар халкы, Хәния Фәрхинең җырлары халкыбыз йөрәкләренә нык кереп урнашкан.“Синең җырларың безнең белән…”, синең моңнарың Узбәкстанда яшәүче татарларның да җанында мәңге яңграячак! Һәм А.Иштуганованың шигырь юллары белән тәмамлыйм:

Халык җырчысы! Синең җырларың бәяләп бетергесез мирас.

Илһамлы, күңелле җыр-моңнарың халык арасында онтылмас!

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,
“Узбәкстан” Телерадиоканалында “Бәллүр чишмә” радиотапшыруларының
авторы һәм алып баручысы Рәйхан Манняпова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*