tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани укулары
Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани укулары

Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани укулары

Арча районы Ташкичү мәктәбендә республика дәрәҗәсендә күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани укулары булды. Казаннан зур кунаклар кайтты.

Әлеге фәнни чарада Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли үсеш бүлеге җитәкчесе Илдар Халиков, Татарстанның Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, профессор Фәрит Яхин, КФУның милли мәгариф лабораториясе мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, “Таттелекком” акционерлык җәмгыятенең матбугат бүлеге җитәкчесе, шагыйрь Рөстәм Закуан,  Шиһабетдин Мәрҗани оныкчыклары, туганнары, музей хезмәткәрләр, журналистлар катнашты.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов Шиһабетдин Мәрҗани укуларын башлап җибәрде. Мәктәп укучылары, укытучылар 5 секциядә эшләде. Мәртәбәле жюри мәктәп укучыларының фәнни эшләрен тыңлады. Йомгаклау өлеше, бүләкләүләр Ташкичү мәдәният йортында булды.

arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*