tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медале белән беренче булып Минтимер Шәймиев бүләкләнде
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медале белән беренче булып Минтимер Шәймиев бүләкләнде

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медале белән беренче булып Минтимер Шәймиев бүләкләнде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медальләрен тапшырды. Беренче булып әлеге дәүләт бүләгенә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт герое Минтимер Шәймиев лаек булды.

Бүләкләү тантанасы 2020 елда Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елын ачуга багышланган бәйрәм җыенында узды. Ул «Казан Экспо» Күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залында оештырылды.
«Татарстанның сәяси, социаль-икътисади, мәдәни, фәнни, рухи, иҗтимагый үсешенә өлеш керткән шәхесләргә бүген беренче тапкыр ТАССРның 100 еллыгы вакыйгасы истәлегенә медальләр тапшырдык. Күренекле шәхесләребез әле ел дәвамында бүләкләнәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук бу медаль белән беренчеләрдән булып Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, РСФСРның халык артисты Сергей Шәкүров, Татарстан Президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, КФУ профессоры Индус Таһиров, РСФСРның халык артисты Равил Шәрәфиев һәм тагын берничә күренекле шәхес бүләкләнде.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*