tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгына “Казан” милли-мәдәни үзәге төзекләндерелеп тапшырылачак
ТАССРның 100 еллыгына “Казан” милли-мәдәни үзәге төзекләндерелеп тапшырылачак

ТАССРның 100 еллыгына “Казан” милли-мәдәни үзәге төзекләндерелеп тапшырылачак

ТАССРның 100 еллыгына “Казан” милли-мәдәни үзәге төзекләндерелеп тапшырылачак. Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте. Бүген журналистлар белән очрашуда Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова матбугатта иң актуаль булган мәдәни темаларны шәрехләде.

“Казан” милли-мәдәни үзәге бинасына ТР Милли китапханәсе урнашачак.
Министр фикеренчә, китапханәнең дә мәдәни пространство булуын онытмаска кирәк. Димәк, “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасы мәдәни тормыштан читләштерелми.
Ирада Әюпова ТР Милли китапханәсе урнашкан Ушковлар йортының да Милли китапханә карамагында калуы турында сүз баруын әйтте.

 
Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*