tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар, 2020 елда милләтеңне онытма!
Татар, 2020 елда милләтеңне онытма!

Татар, 2020 елда милләтеңне онытма!

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин форумда катнашучыларга «Күп милләтле һәм кунакчыл Татарстанда нәтиҗәле эшчәнлек телим», дип котлау юллаган.
– Россия Федерациясе Президенты милләтара мөнәсәбәтләргә зур әһәмият бирә, – диде үзенең чыгышында Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсәлам Магомедов. – Россиядәге борынгы һәм матур шәһәрләрнең берсе булган Казанда уза бу очрашу. Безнең ил – күп милләтле һәм күп динле ил. Милли мәдәниятләрне саклау зарур, бу ил стратегиясенә дә кертелде. Телләрне һәм мәдәниятләрне үстерүдә җәмәгать институтлары белән хезмәттәшлек кирәк. Милли мәсьәләләрне хәл иткәндә галимнәрнең фикере мөһим. Конгресс милләтләр дуслыгын ныгытуга ярдәм итсен.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Әссәламәгаләйкем, кадерле дуслар!», – дип, татарча сәламләде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде ул. Милләтләр арасындагы тугры дуслык һәртөрле байлыклардан да кыйммәтрәк, дигән юллар бар Татарстан Президенты котлавында.

– Татарстанда 173 милләт вәкиле яши. Республикада туган телләрне һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга, ватанпәрварлек хисе тәрбияләүгә нык игътибар бирелә. Этник туристлык үстерелә, милли йолалар һәм бәйрәмнәр үткәрелә. Казан федераль университетында, ул вакытта император университетында Этнография кафедрасы оештырылганга 135 ел. Хәзер яшь гаиләләр ата-анадан аерым яшәргә омтыла, туганлык җепләрен саклау һәм ныгыту кирәк, – дип әйтеп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Казан федераль университеты ректоры вазифасын башкаручы Рияз Минзарипов әйткәнчә, антропология үз әһәмиятен югалтмый.

Дамир Бәдриев

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*