tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар артистлары чит ил Сабан туйларына яңа система буенча җибәрелә башлаган
Татар артистлары чит ил Сабан туйларына яңа система буенча җибәрелә башлаган

Татар артистлары чит ил Сабан туйларына яңа система буенча җибәрелә башлаган

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы артистларны чит ил һәм төбәк Сабан туйларына яңа система буенча җибәрә башлаган. “Закон буенча шулай дөрес”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мəдəният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

“Быел безнең бу өлкәдә яңа система эшли башлады. Без шулай эшләргә мәҗбүр булдык, чит илләрдәге Сабантуйларда кайсы артистның катнашуын бәйге үткәреп белдек. Бу бәйгедә откан оешма һәр чит илгә икешәр артистны җибәрергә мәҗбүр. Без аларга нинди илләрдә нинди Сабантуйлар буласының графигын биргән идек. Алар, безнең белән килешеп, ике артистны җибәрделәр. Закон буенча шулай дөрес”, – диде.

Дамир Натфуллин әйтүенчә, откан бер компания артистларны җибәрү, гонорарлар түләү һәм билетлар сатып алу мәсьәләләрен үз өстенә ала. Быел Мәскәү фирмасы откан. “Башта оешма ота, һәм бездән рөхсәт алып, үз артистларын сайлап җибәрә. Бәйгедә бөтен Россиядәге оешмалар катнаша ала. Бөтен Россиягә электрон майданчык бер”, – диде ул.

Мəдəният министры урынбасары әйтүенчә, быел ике бәйге узган: берсе – чит ил Сабан туйларына, берсе – Россия төбәкләрендәге Сабантуйларга.

“Чит илләрдә Сабан туйлары бара әле. График буенча бүгенге көнгә барысы бергә (Татарстан, Россия, бөтен регионнар) 347 Сабан туе узды. 269 Сабантуй 57 регионда узды. 28 чит илдә 78 Сабан туе узды, 156 артист чыгыш ясады. Әмма әле безнең ике ай бар, августта да, хәтта сентябрьдә дә Сабан туйлары уза. Саннар әзрәк үзгәрәчәк”, – дип аңлатты Дамир Натфуллин.

Динә Йосыпова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*