tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар автономиясенә тиңнәр табылмады
Татар автономиясенә тиңнәр табылмады

Татар автономиясенә тиңнәр табылмады

Ульяновск шәhәренең «Симбирск» стадионында милли иҗтимагый оешмалар арасында «Бердәмлек» дип исемләнгән III нче җәйге спорт уеннары узды.

Төрле милләттән булган спортчылар армрестлинг, масрестлинг, мини-футбол hәм аркан тартышу буенча бәйгеләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, көчләрен сынадылар. Сокланмый hәм сөенми мөмкин түгел: спорт ярышларында безнең өлкә татар милли-мәдәни автономиясе командасына тиңнәр табылмады.

Спортчыларны Ульяновск өлкәсе Губернаторының киңәшчесе Сергей Кузьмин, Ульяновск өлкәсенең эшмәкәрлек үсеше корпорациясе рәисе, спортның милли hәм олимпиянеке булмаган төрләре ассоциациясе президенты Руслан Гайнетдинов, шәhәр Думасы депутаты, спортның милли hәм олимпиянеке булмаган төрләре спорт мәктәбе директоры Владимир Шеянов, Ульяновск шәhәр хакимиятенең физик культура hәм спорт идарәсе башлыгы Альбина Никитина hәм шулай ук милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре сәламләде. Аларның hәркайсы үзенең чыгышында Ульяновск өлкәсе территориясендә гореф-гадәтләр, йолалар, традицияләрне саклап калу hәм спортның милли төрләрен үстерү кирәклеген ассызыклады. Милли-мәдәни оешмалар рәисләренә Ульяновск өлкәсенең спортның милли hәм олимпиянеке булмаган төрләре ассоциациясе исеменнән Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Аларның әлеге ассоциация белән озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре әнә шулай югары бәяләнде.

Чараның тантаналы өлешеннән соң ярышларга старт бирелде. Быел гаҗәеп кызыклы hәм мавыктыргыч ярышларда татар, чуваш, мордва, әзeрбәйҗан, әрмән, үзбәк, төрекмән автономияләре hәм җәмгыятьләренең җыелма командалары катнашты. Алар спортның бик күп төрләре буенча командалы hәм шәхси зачетларда катнашып, үзләренең осталыкларын – өлгер, җитез, тәвәккәл булуларын күрсәтергә тырыштылар. Әмма узган елдагы кебек yк, быел да Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең җыелма командасына тиңнәр табылмады. Безнең егетләр аркан тартышу бәйгесендә җиңел генә җиңү яулап, беренче урынга hәм истәлекле кубокка ия булды.

– Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе вәкилләре беркайчан да сынатканы юк әле. Алар быел да ярышларга ныклап, бөтен көчләрен куеп әзерләнделәр. Уртак тырышлыкның нәтиҗәсе барыбызны да чиксез сөендерә. Спортчы егетләребезгә чын күңелдән рәхмәт!- ди Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов.

Рузия ХӘЛИМОВА, 
Ульяновск шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*