tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары эшмәкәрләре делегатлары Әлки районында
Татар авыллары эшмәкәрләре делегатлары Әлки районында

Татар авыллары эшмәкәрләре делегатлары Әлки районында

Бүген VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Әлки районы белән таныша. Россиянең 41 төбәгеннән килгән 700дән артык татар эшмәкәре Татарстанда авыл хуҗалыгы үсеше мөмкинлекләрен шушы район мисалында карый.

Иртән Казаннан юлга кузгалган делегатларны Әлки районы вәкилләре эшмәкәрләрне Базарлы Матак авылының “Алинә” спорт комплексы янында каршы алдылар. Спорт комплекста җыен вәкилләренә районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм һөнәрчеләр эшләнмәләре сату-күргәзмәсе тәкъдим ителде.Эшмәкәрләрне район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

 

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Татарстан төбәктәге татар авыллары тормышын өйрәнә, уңай тәҗрибәләрне куллана.  Ул делегатларны кабул иткән район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде, эшмәкәрләргә уңышлар теләде.

 

Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов райондагы авыл хуҗалыгы торышы белән таныштырып узды.

Хәзер делегатлар өч төркемгә бүленеп, районның горурлыгы булган өч хуҗалыкка юл тотты.  Бер-бер артлы алар районның Татар Мулласы авылында Рамил Гыйматдинов, Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновлар һәм Татар Әхмәте авылында Фәнис Бакиров хуҗалыкларын караячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*