tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары эшмәкәрләре Теләче районына сәфәр кылдылар
Татар авыллары эшмәкәрләре Теләче районына сәфәр кылдылар

Татар авыллары эшмәкәрләре Теләче районына сәфәр кылдылар

17 март көнне V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары программа кысаларында Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районына сәфәр кылдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә килгән татар эшмәкәрләре делегациясен беренче булып Теләче районы җирлегендә урнашкан “Батыр” спорт комплексында кунак иттеләр. Соңрак җыенда катнашучылар төркемнәргә бүленеп «Теләче» сәнәгать паркында уңышлы гына эшләп килүче предприятиеләр белән таныштылар.  Алар арасында – “КРЯЖ” ҖЧҖ (тузган шиналарны эшкәртү), “Теләче   корыч   профильләре” ҖЧҖ (түбә каплау өчен материаллар), “Fimako” ҖЧҖ (йорт һәм бакча өчен кирәкле булган пластик, җиһазлар  эшләнмәләр) һ.б.  предприятияләр.

Соңрак эшмәкәрләр Теләче, Олы Мишә, Алан авылларындагы хуҗалыклар белән танышуларын дәвам итте, шулай ук алар өчен мәдәни программа да оештырылган иде. Җыенда катнашучылар шәхси эшмәкәр Р. Зиннатуллина (ИП Зиннатуллина Р.А.) С. Гиниятуллин  крестьян-фермер хуҗалыгы (КФХ Гиниятуллин С.) А.Гиниятуллин крестьян-фермер хуҗалыгы (КФХ А. Гиниятуллин) белән таныштылар.

Тиздән әлеге сәфәрнең фоторепортажын безнең рәсми сайтыбызда күрә алачаксыз.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*