enrutat
Баш бит / Татар авыллары тарихын өйрәнү: төбәкчеләр үз тәҗрибәсе һәм булган кыенлыклар турында сөйләште
Татар авыллары тарихын өйрәнү: төбәкчеләр үз тәҗрибәсе һәм булган кыенлыклар турында сөйләште

Татар авыллары тарихын өйрәнү: төбәкчеләр үз тәҗрибәсе һәм булган кыенлыклар турында сөйләште

Бүген II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында «Мәдәни мирасны,  татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» түгәрәк өстәле узды. Аның эшендә 200дән артык кеше катнашты.

Чараны “Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте”  төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Альберт Борһанов алып барды.

Түгәрәк өстәлдә күтәрелгән мәсьәләләр:

  • Тарихи-мәдәни мирас һәм табигать объектларын өйрәнү
  • Архив һәм музей материаллары белән эшләү тәҗрибәсе
  • Татар авыллары тарихын язу һәм материал җыю тәҗрибәсе
  • Югалган татар авылларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү
  • Туган якны өйрәнү һәм төбәк этнотуризмын үстерү
  • Мәктәптә туган як тарихын укыту һ.б.

Кереш сүз белән иң баштан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров чыгыш ясады.

  • Халкыбызның 90 елларында башланган яңа тарихында бик күп эшләр башкарылды, халкыбызның көче-куәте артты. Соңгы елларда төбәкчеләр тарихыбызны өйрәнүдә алга китте, аларны халкыбызга җиткерде. Без тарихыбызны югалтмау өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында уйларга тиешбез . Татар авыллары, Аллага шөкер, шактый. Аларның күбесенең тарихы билгеле. Шулай да милләтебезнең әле өйрәнмәгән катламнары җитәрлек. Иранда урнашкан татар авыллары өйрәнелмәгән, башка илләрдә урнашкан татарларның тарихын өйрәнәсе бар. Безгә һәр авылның тарихын өйрәнергә, белергә кирәк. Үз нәсел җепләрен белгән буын тәрбияләргә кирәк, — дип белдерде Ринат Закиров.

Аннан соң сүз алган “Туган җир” журналының баш мөхәррире, Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Дамир Исхаков  төбәк тарихын өйрәнгәндә яңа төр чыганаклар куллану турында сөйләп үтте. Аның сүзләренчә, төбәк тарихларын өйрәнүдә дастаннар ярдәм итә ала. Татар халкында алар күп булмаса да, алар бар. Дамир Исхаков төбәкчеләргә тарихны өйрәнүдә кулланма материал була алган бер төркем дастаннарны атап китте.

Физика-математика фәннәре кандидаты Фәрит Сәлимов “Татар авылларының электрон атласы” проектын тәкъдим итте.

  • Татар салалары тарихы турында сөйләгәндә, без аларның ни рәвешлебер-берсе белән бәйле булуын белергә тиешбез. Моның өчен карта булуы, электрон мәгълүматлар базасы кирәк. 2012 елда ТР Фәннәр академиясенең Кулланма семиотика институты ИЯЛИ белән берлектә татар халык сөйләмнәре электрон атласы булдырылды. Мондый алымны татар салалары тарихы белән бәйле проектны гамәлгә ашыруда да файдаланырга була. Әйтик, без аның ярдәмендә компьютер аша төрле торак пунктларның административ чикләрен төрле вакыт аралыгында карый алабыз, — ди Фәрит Сәлимов.

Филология фәннәре кандидаты, Г.Ибриһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров татар халкының эпиграфик һәйкәлләрен өйрәнүнең кайбер нәтиҗәләренә тукталды.

  • Мирасханәбездә бүгенге көндә 50 меңнән артык чыганак саклана. Бу төбәк тарихын өйрәнчеләр өчен бәяләп бетергесез ярдәмлек була ала. Әйтик, биредә шәҗәрәләр, төрле татар зыялыларының кулъязмалары, татар язучылары, шагыйрьләре, артистларының шәхси архивлары, экспедицияләр вакытында тупланган  материаллар – риваятьләр, дастаннар, җырлар, топонимик материаллар һ.б. саклана. Бу уникаль материаллар, — дип Илһам Гомәров төбәкчеләрне хезмәттәшлеккә чакырды.

Илһам Гомәров сүзләренчә, хәзерге вакытта әлеге материалларны цифрлаштыру буенча эшләр башкарыла. Тиздән барлык тупланган материалларны электрон форматта тәкъдим ителәчәк, дип ышандырды ул.

Тарих фәннәре кандидаты, төбәк тарихын өйрәнүче Нурулла Гариф Борынгы Чаллы төбәге үрнәгендә авыллар археологиясенә тукталды. Үз чыгышында ул археологик табылдыкларның авыллар тарихын өйрәнүдә, аларның килеп чыгышы вакытын ачыклауда төбәкчеләр өчен никадәр зур байлык булуы турында сөйләде.

Төбәк тарихын өйрәнүче, журналист Илдар Кыямов төбәк тарихын язу буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Узган ел ахырында Илдар Кыямовның бик саллы – 720 битле “Кара Чишмә карьясы” басмасы белән таныштырды. Бу китапта Кара Чишмә авылы тарихы чагылыш тапкан. 19 бүлектән торган 720 битлек хезмәтендә Минзәлә өязенә кергән мишәр авылының, 1710 еллардан башлап бүгенге көнгә кадәрге, тарихы сурәтләнгән.

Илдар Кыямов басманы әзерләгәндә мәгълүмат җыю, аларны тикшерү, системага салу юнәлешендә башкарылган эше турында сөйләде. Китапта Казандагы өч архив һәм Китап палатасы, Мәскәүдәге Борынгы актлар дәүләт архивы, Санкт-Петербургтагы Дәүләт тарих архивы, Башкортостан һәм Оренбург архивы документлары файдаланылган.

Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова 19 гасырда татар авылларында чукындырулар темасын күтәрде.

Аның сүзләренчә,  бу чордагы көчләп чукындыруларны күпләр белми, чөнки Екатерина II заманнарында бераз дин иреге килә, көчләп чукындырулар туктый. Әмма, шул ук вакытта, элек көчләп чукындырылганнар рәсми рәвештә исламга кайта алмый, моның өчен аларны зур җәзалар көтә. Шуңа күрә бу бичара керәшен татарлары кача-поса ислам динен тоталар. Бу татарлар чиркәү кенәгәләрендә христиан дип теркәлгән була. Аларча эшләмәсәң, ирләрне Себергә сөргәннәр, хатын-кызларны монастырьларга япканнар, балаларын алардан аерып алып, чукындырып, тәрбиягә урыс гаиләләренә биргәннәр. Болар барысы да тарихта теркәлеп калган, чөнки судлар аша эшләнгән.

— Тарихка тирәнрәк кергән саен, мин милләтебезнең рухи көченә, иманына, түземлегенә шаклар катам! Гап-гади авыл хатыннарына кадәр, “үз динем, үз телем, үз милләтем!” дип ябышып ятканнар бит! – дип ялкынлы чыгыш ясады ул.

Тарихчылар төбәкчеләрдән нәрсә белән аерыла дигән сорау да куйды. Бу сорауга үзе үк җавап та бирде.

  • Тарихчылар алар дәүләт тарихын яза. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр исә милләт тарихын  милләт язмышлары аша яза. Алар милләт тарихы елъязмасын булдыра, — дип белдерде Фәүзия Бәйрәмова.

Самара өлкәсенең Камышлы районыннан “Сәлам” газетасы баш мөхәррире Фәрит Шириязданов авыллар тарихын язуны “кулыңа утлы күмер алу” белән чагыштырды.

—       Аны тотып торсаң — пешерә, ташласаң, яисә читкә куеп, кичектереп торсаң – сүнә. Инде болай да, милләтебез тарихының иң затлы, иң күркәм өлеше җир асларында, сулар төбендә, хәрәбәләр хәлендә яталар, — ди ул.

Аның сүзләренчә, төбәк тарихын язарга алынган кеше андагы вакыйгаларны үз йөрәге аша үткәреп, тирәндә яткан серләргә дә үтеп керә ала. Тик моңа алынган кешенең белемле, тәрбиле, милли җанлы булуы һәм үз авылының язмышы, киләчәге турында кайгыртып эш итә белүе кирәк.

Билгеле, төбәк тарихын өйрәнү юнәлешендә кыенлыклар да җитәклек

—       Бу хезмәтне ул төп эшеңнән тыш, төннәрен йокламыйча башкаруын, ахырда аны бастыру өчен йөзен ертып байлардан ярдәм сорап йөрүнең авырлыгын да күз алдына китерә белергә кирәк шул, -дип уфтана Шәриязданов.

«Үткән-беткән, узган-киткәндә казынудан хәзер ни файда?!» — диючеләр дә бар. Дөрес, ни өчен кирәк соң тарихны белү? Диючеләр дә бар икән.

Әмма  Шәрияздановның моңа җавабы бар: “Ул дөньяны танып белү, ялгышлардан саклану, яшәү мәгънәсен аңлау,узган буыннар үрнәгендә киләчәккә дөрес юл сайлый белү өчен кирәк”.

Искәртеп узабыз:

Бүген II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены ачылды. Ике көн дәвамында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән делегатлар төбәк тарихын өйрәнү буенча башкарылган эшләре турында сөйләшәчәк, үз тәҗрибәләре һәм киләчәккә планнары белән уртаклашачак.

Барлыгы җыенда Россия Федерациясенең 35 регионыннан, Татарстан Республикасының 43 районыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 374 вәкил катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*