tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авылларын, телен ничек сакларга: Татарны үстерү һәм саклау стратегиясенә тәкъдимнәр
Татар авылларын, телен ничек сакларга:  Татарны үстерү һәм саклау стратегиясенә тәкъдимнәр

Татар авылларын, телен ничек сакларга: Татарны үстерү һәм саклау стратегиясенә тәкъдимнәр

Татарны саф-чиста хәлендә фәкать авыл гына саклап кала ала. Кызганычка каршы, бу аксиома, әмма хәзерге вакытта ап-ачык чынбарлык. Ни аянычлы, авылларыбыз елдан-ел димим, ә бәлки көннән-көн үктер, кечерәя һәм юкка чыга бара. Салаларда туып-үсеп, “кеше булып”, хәзер череп байганнар, туган ган авылларын “үстерү” максатында зур акчалар чыгарып, анда мәчетләр са лалар, мәктәпләрне төзекләндерәләр, Сабан туйлары оештырган булалар. Әмма аларның күңелләре нинди күләмдә изге булса да, бу чаралардан гына авыллар бер кешегә дә артмый. Яңа йортлар салмый торып, андагы агач өй ләр череп, юкка чыгудан туктамый.

Авылларны саклап калу өчен беренче чиратта анда халыкны яхшы акчалы эш белән тәэмин итәрлек җитештерү берәмлекләре ачу зарур. Авыл хуҗалы гын үстерәбез дип эшләрен башлап җибәргән “Вамин”, “Кызыл Шәрык” шикелле кайбер компанияләр эшчәнлегеннән күп кенә авыллар киресенчә зыян күреп, халыклары бөтенләй эшсез калдылар. Чөнки бөтен районына олы-олы берничә мегафермалар корып, күп дистәләгән авылларында терлекчелек би налары бушап калды һәм алар хәзер хәрәбәгә әверелгән мәлдә, авылларга котсыз төс биреп, шыкыраеп торалар. Әлеге мегафермаларга вахта машина лары белән төрле ераклыктагы торак нокталардан терлекчеләр ташып кына, авылларны саклап калам димә!

Шул ук вакытта газиз авылын нык яратып, аны яшәтү генә түгел үстерү һәм чәчәк аттыру өчен зур тырышлык куйган шәхесләр дә Татарстаныбызда аз тү гел дип саныйм. Мисалга Әлки районының Сихтермә авылыннан чыккан Казанков Иван Иванович Мари илендә зур уңышларга ирешеп, Бөтен Россиягә танылгач, үзенең кендек каны тамган җирен күтәрү өчен дә искиткеч күп эш башкарды. Узган гасырның сиксәненче елларында перспективасыз авыллар исемлегенә кертелеп, юкка чыгуга дучар ителгән Сихтермә, ягъни чуваш хал кы өчен безнең Тукаебыз урынына куелып хөрмәтләнгән Педер Хузангайның туган авылын Әлкинең иң перспективалы авылына әверелдерде.

Педер Хузангайның туган авылы Сихтермә – Хузангайны Чувашия республикасы да, Әлки районы администрациясе дә күтәрмәде, ә бер кеше – биредән чыккан И.И.Казанков яңадан тудырып, ныклы аякларына бастырды. Хәзерге Хузангай авылында нинди генә рәвештәге җитештерү төрләре юк та, нинди генә социаль-көнкүреш берәмлекләре халыкка хезмәт күрсәтми. Бирегә күзләрен дәвалатырга (хәтта катарактадан да) кайлардан гына, нинди өлкәләр дән генә килмиләр. Әлеге биниһая күркәм үрнәкне Әлки районының гына түгел, Татарстаныбызның барлык авылларыннан чыккан миллионер-миллиар дерларына күрсәтергә мөмкин булыр иде. Ә андыйлар һәр авылда да бар ди яргә була. Әгәр дә Татарстан җитәкчелеге аларны түгәрәк өстәл артына җыеп, һәрберсенә исемләп, туган авылларында җитештерү нокталары ачарга тәкъ дим итсә, иманым камил, берсе дә кире кага алмас иде. Чөнки Президенты бызның абруе халык арасында искиткеч югары биеклектә!

Авылларыбызны фәкать шундый шартларны үтәгәндә генә саклап калдыры рга һәм яшәтергә-яшәртергә мөмкин! Ә бу үз чиратында, телебезне дә, милләтебезне дә үстерүгә юл ачачак! Югыйсә, биш йөз елга якын(!) урыс изүе (игосы) астында җан асырасак та, телебез искиткеч бай һәм гүзәл рәвештә сакланып килә, әмма хәзер инде ул үсми, баей да төшми. Ходай хикмәте ди ми ни диярсең -татар телебез ничә мәртәбә алфавитның ирексезләп алмаш тырылуына, ничә гасыр буена төрлечә кысылып килүенә карамастан, һич ке нә дә “бөек һәм егәрле” телдән калышмый, алай гынамы, кайбер яклары бе лән башка телләрдән уңайга аерылып та тора әле. Ул тагын да камилерәк, күркәмерәк яңгырар иде дә, тик әнә шул алфавитны соңгы кат алмаштырган да, тел галимнәребез ичмаса тугандаш башкорт белгечләреннән генә дә үр нәк ала белмәгәннәр. Нәтиҗәдә йөзләрчә сүз-төшенчәләр бозып укылу өсте нә бозып әйтелә һәм шулай тиеш дип гадәткә (гәдәт) үк әйләнә.

Ә бит әле хәзер дә “Г,К” хәрефләренә билдәмә бәйләми, койрык такмыйча гына бу авазларның каты яки йомшак әйтелешлеләрен башка хәрефләр бе лән билгеләргә мөмкин. Минемчә, моның өчен Россия җитәкчелегенең генә түгел, Татарстан Президентының фатихасын алып тору да артык. Татар халкы шуны тели, таләп итә икән, язма телебезне төзәтеп алу бик тә урынлы. Фикер не дәвам итеп, сүзләрне башкортлар шикелле ишетелгәнчә язу, шулай ук отышлырак (отошлорак) булыр иде, дип саныйм.

Каян чыккандыр, татар теле кануннарына туры килмәгән рәвештә сүзләрдә хәреф кыскартулар күренә. Әйтик “арыслан”ны “арслан” дип җибәрергә дә күп сорамыйлар. Бездә бит бер иҗек эчендә өч түгел, ике тартык та янәшә бик сирәк килә. Татар телен өйрәнергә теләгәннәр өчен нигә шулай кирәкмә гән башваткычлар уйлап чыгарырга?! Сүзләргә “рак-рәк” кушымчаларын өстә гәндә алар алдыннан “ы, е” авазлары ишетелүгә карамастан, бу хәрефләрне куймауны да дөрес түгел дияргә кирәк. Әнә бит җырда: “Бигерәк күңелле Кындырак болыннары…” дип җырлана. “Е” не кулланмаганда бигрәк дип түгел, ә бикрәк, дип язылырга тиеш, аңа китсә.

Болар гына җитмәгән, кызганычка каршы, соңгы вакытларда Россиянең ида рәче даирәләре тарафыннан да газиз телебезгә куркыныч яный, төрле рәвеш ле ачыктан-ачык та, астыртын килеш тә басым ясала. Моңа каршы тору өчен кырмыска оясына таяк тыгып бутагандай, халкыбызның күңелен, хис-тойгы ларын даими кожгытып тору зарур. Радио-телевидениедә, гәҗит-журнал бит ләрендә һич тә курыкмыйча, әңгәмә-бәхәсләр алып барырга кирәк. Әнә урыс лар украиннарга каршы еллар буена һәр көнне барлык программаларыннан да төкерекләрен чәчеп, Украинада, Балтик буе илләрендә урыс телен кыса лар дип лаф оралар бит әле! Ә безнең җитәкчеләр дә, үзебез дә чамадан тыш, телебез – динебезгә зыян китереп, толерант булып кыланабыз. Аны бәяли беләләрмени?!

Татар телен саклау һәм үстерү өчен кичекмәстән үтемле чаралар күрү зарур. Беренче чиратта, һич кичекми, “Татар телен саклау һәм үстерү фонды” ачу ны оештырырга кирәк. Телебезне, халкыбызны сөйгән, “Мин ТАТАР” дип горурланып йөрегән һәр татар әлеге фондка кимендә 10 сум гына керткәндә дә бөтен дөнья буенча исәпләгәндә унлаган, йөзләгән миллион, ә бәлки милли ардлаган сум акча җыелыр иде. Кем дә кем мең сум һәм күберәк өлеш кертә икән, аларның исемнәрен мәгълүмат чараларында яктыртырга!

Икенчедән, баскынчаклардан кергән һәр сүз-төшенчәләрдән арыну максатында, диалектларыбыздан мөмкин кадәр күберәк файдаланып, аннан сүзләр алырга. Я инде үзебезнең телгә ярашлы иттереп, яңа төшенчәләр уйлап табу буенча бәйгеләр оештырырга. Күркәм төшенчә уйлап тапканнарны юга рыда телгә алынган фондны файдаланып, бүләкләргә. Аларның исемнәрен дә, уйлап чыгарган күркәм төшенчәләрен дә киң кулланырга, пропагандаларга кирәк!

Өченчедән, үзебездә матур гына сүз-төшенчәләр була торып, алар урыны на җанга чи межа, пака-пака (пока) һәм башкаларны кулланучы радио-теле видение тапшыруларын алып баручыларны, гәҗит-журналларда эшләүче хезмәткәрләрне һәр шундый мәгънәсезлекләре өчен 10 сумга булса да җәза га тартырга һәм хаталарын күрсәтеп, атнагамы, аена бер тапкырмы, исемнәрен хата җибәрелгән матбугат чараларында фаш итәргә, ә җәза акчаларын Татар телен үстерү фондына кертә барырга!

Дүртенчедән, урамнарда, кибетләрдә, төрле оешмаларда, телефоннан кемгә булса да мөрәҗәгать иткәндә, җавап биргәндә сүзне фәкать татар телендә башлауны үзең өчен кагыйдә итеп алырга (Шәхсән һәрвакыт шулай эшлим). Моны якыннарыңнан да таләп итәргә, даими шуңа өндәргә! Радио-телевидениедә әңгәмәдә катнашучы чүп сүз (башка телдән) кулланганда, аны шунда ук хаталы сүзенә басым ясап күрсәтеп, төзәтергә!

Бишенчедән, татар телен саклауга юнәлтелгән мәкаләләр белән даими төс тә урыс, дөньякүләм мәгълүмат чараларында да чыгышлар ясарга, моның өчен интернет челтәрен дә киң кулланырга! Урыслар Украинада, Балтик буе илләрендә генә түгел, Татарстанда да телебезне кысалар дип торганда, безгә бер туктамый алардан уздырып чаң сугарга, төрле рупорлардан зарланырга!

Иң мөһиме, бер генә татар да телебез бетә дип шикләнергә, барыбер бәй сезлеккә ирешәчәк татар халкының якты киләчәге турындагы өметтән баш тартырга тиеш түгел, чөнки якын елларда халкыбыз ничек кенә булса да мөс тәкыйльлеккә ирешәчәк. Бу тарихи зарурлык, чөнки халыкларны изүгә корыл ган бер генә империя дә мәңгелек була алмый. Шул исәптән җир йөзендә хә зергәчә сакланып килгән Россия кебек неоколониаль империя дә һичшиксез таркалачак.

Ахыр чиге бу халык үзе үк дөнья җәмәгатьчелеге басымы астында һәм ояты на көч килүдән, башка халыкларны изүдән баш тартырга мәҗбүр булачак. Ин де алдынгы карашлы урыслар арасында да, Россия дәүләтенең империячел режимын курыкмыйча, хәтта мәгъ лүмат чаралары аша да тәнкыйтьләүчеләр аз түгел. Башка милләтләр бәхетсезлегенә нигезләнеп корылган ил һәм пара зитик рәвештә алар өстендә көн күргән урыс халкы бу хәлендә – рухи колби ләүчелек сакланганда, үзе дә бәхетле була алмаячак!

 Шәһит Гатауллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*