tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авылларына сәфәр
Татар авылларына сәфәр

Татар авылларына сәфәр

Актаныш татар районы буларак, үзенең уңган, сәләтле шәхесләре белән киң танылган төбәк. Ә авыллардагы тормыш нидән гыйбарәт, халык нәрсә белән шәгыльләнә соң? Әлеге сорауларга җавап эзләп калфаклы ханымнар Актаныш районы авыларына сәфәргә чыкты.

Иске Кормаш җирлегендә кунаклар Пугач тавы; Мәнни нәселе; Иске Балтач, Яңа Балтач,

Иске Кормаш, Шәбезбаш, Кыркаентүбә авыллары шәҗәрәләре  белән танышып, Мирсәет Ардуанов бюсты янында булып, танылган сәнгать эшлеклеләре, скульпторлар, рәссамчылар Васыйл Мәликов, Зилфәт Басыйров, Әсхәт Сәфәргалинга элмә такталары куелу тантанасында катнаштылар. Кунаклар игътибарына Зилфәт Басыйров скульптураларыннан экспозиция тәкъдим ителде.

Мәдәният йорты каршында гөрли-гөрли сувенирлар чатыры эшләп торды. Иске Кормаш җирлеге элек-электән оста һөнәрчеләргә бик бай булганга бу көнне дә истәлекле сувенирларга кытлык булмады.

Татар Суыксуы һәм Теләкәй җирлекләрендә ике милләт халкы, мари һәм татарлар,

Татар Суыксуы һәм Мари Суыксуы авыллары дуслыгы

Татар Суыксуы һәм Мари Суыксуы авыллары дуслыгы

дустанә мөнәсәбәттә гомер кичерәләр. Шунлыктан сәяхәт кысаларында калфаклы ханымнар Йошты Памаш (Суык чишмә) чишмәсендә булып тәмле суыннан авыз иттеләр. Шулай ук Мари Суыксуындагы һәм Татар Суыксуындагы милли мәктәпләр белән танышты. 1914 елда патша хөкүмәте карары нигезендә Такталачык, Суыксу, Пучы, Байсар калаларында шифаханәләр төзелә. Шуларның берсе Татар Суыксуындагы “Зифа” шифаханәсе тарих белән кызыксынучыларга ишекләрен ачты.

Сабантуй аланында исә килен төшерү, исем кушу йоласы, бу җирлектә киң танылган милли уеннарны күзәтеп милли ризыкларыбыз белән сыйлану кызыклы сәяхәткә ямь өстәп торды.

Теләкәйдә һөнәрчеләр урамы

Теләкәйдә һөнәрчеләр урамы

Теләкәйдә шау-шу килеп һөнәрчеләр урамы гөрләп торды. Монда үзенчәлекле милли ярминкә оештырылган иде. Нәрсә белән генә сатулашмыйлар: милли ризыклар, кул эшләре, дару үләннәре һ.б.һ.б. Сату арасында тел белгечләре өчен үзенчәлекле сөйләм тыңларга, һөнәрчелек эшләре белән кызыкынучыларга төрле өйрәтү дәресләрендә булырга мөмкинчелекләр күп иде. Үзенә күрә бу гамәли күренеш Казанның атаклы Печән базарын хәтерләттте.

Зөбәер һәм Әтәс җирлекләре күңелдә кызыклы һәм үзенчәлекле милли йолаларга, бәйрәмнәргә бик бай икән дигән фикер калдырды.

Зөбәерләр шәҗәрә бәйрәме әзерләсәләр, Түкеләр печән чабарга өйрәттеләр, Әтәсләр чыбыркы уру, кыз куу кебек йолалар белән таныштырдылар.

Моннан тыш кунакларны тагын бер кызыклы тарихи йола көтә иде. Элек-электән Зөбәер һәм Әтәс авыллары уртасындагы чокырда ике авыл халкы җыйналышып әтәч сугыштырганнар. Әлеге йоланы искә төшереп янәдән әтәчләрне сынап карамакчы иделәр. Кызганычка каршы, әллә инде күп санлы халыктан курыккангамы, әтәчләр бер берсенә карашып тордылар да мәйдан тотудан баш тартып, икесе ике тарафка китеп бардылар.

Әмма бу күренеш күңелне һич төшермәде, чөнки Алма бакчасында берсеннән-берсе кызыклы чаралар көтә иде. Ак әбиләр җыелуы, карга боткасы, баллы чәк-чәк пешерү, танылган композиторлар Рәис Нәгыймов, Илгиз Закиров белән очрашуларга ни җитә!

Әлем һәм Байсар җирлекләрендә булган кунаклар инде күптән юкка чыккан Тимеркүл авылы урынныда да булып китте.

Әлемдә кунаклар балалар бакчасы, мәдәният йорты, икмәк комбинаты, Исламхуҗиннар фермерлык хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштылар.

Байсар авылында тарихи шифаханәгә, мәктәпкә, Мосалия мәчетенә, Тимерче йортына сәяхәт иттеләр.

Байсарлыларның горурлыгы булган, Татар АССРның Үзәк башкарма комитетының 1924-1927 еллардагы рәисе Шәймәрданов Шәйгардан Шәймәрдән улы һәйкәле янында тукталмыйча мөмкин түгел. Данлыклы кардәшебез белән халык  “Шәймәрданов комиссар” җыры аркылы бик таныш. 1939 елда репрессия агымына эләккән милләтәшебез исеме үлгәннән соң аклана.

Сабантуй аланында калфаклы ханымнарга милли йолалар бәйрәме оештырылды.

Мөнирә Сәгыйдуллина, Казан-Актаныш-Казан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*