enrutat
Баш бит / Татар авылларында эшмәкәрлекне ничек үстерергә: проблемалар һәм тәкъдимнәр
Татар авылларында эшмәкәрлекне ничек үстерергә: проблемалар һәм тәкъдимнәр

Татар авылларында эшмәкәрлекне ничек үстерергә: проблемалар һәм тәкъдимнәр

Балаларга ничек хезмәт тәрбиясе бирергә, һәр җирлекнең мәдәниятен ничек үстерергә, авыл халкы шәһәрләргә китмәсен өчен нишләргә? 2018 елда татар халкын, татар эшмәкәрлеген үстерү өчен ниләр эшләнергә тиеш, моңа ниләр комачаулый — бүген “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының совет утырышында шул хакта сөйләштеләр. Совет әгъзалары үз тәкъдим-теләкләрен җиткерделәр.

Әйтик, утырыш кысаларында “Минем авылым моңнары” проектын башлап җибәрергә тәкъдим ителде. Һәр якның, һәр җирлекнең үз җырлары, үз моңнары бар бит. Шуларны халыкка чыгарасы, үстерәсе иде, диелде Совет утырышында.

“Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының Совет рәисе урынбасары, крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Хавыев Пермь краеда узачак  татар авыллары икътисади җыены турында сөйләп үтте. Бу төбәк кысаларында уздырыла торган чара. Быел икенче тапкыр оештырыла.

  • Бу бер генә көнлек чара гына әлегә. 2-3 көнлек итеп оештырырга көчебез җитми. Быел без бу форумны татар эшмәкәрләренә файдалы булсын дип оештырырга тырышабыз.

Бу чараны 29 мартта үткәрү исәп тотыла. Бушта февраль уртасына билгеләнгән чара, сайлаулар белән бәйле рәвештә бераз чигерелгән.

  • Шәһәргә китеп син үз эшеңне җәелдерәсең икән, син булдыклы кеше, авылда каласың икән, булдыксыз, дигән калыплашка фикер яши. Без бу стериотипны шушы форум ярдәмендә юк итәргә телибез, — дип белдерде Алмаз Хавыев.

 

Киров өлкәсе вәкиле, шәхси эшмәкәр Фәнис Газизов мәктәптә хезмәт тәрбиясе мәсьәләсен күтәрде. Элек мәктәп яны участокларында ярышып эшләгән балаларга бүген идән себерү, идән юу да тыела хәзер ди. Ул элеккегә кайту кирәк дип санамый, чөнки күп кенә кул эшләре хәзер техника белән алмаштыра. Әмма балаларны эшкә өйрәтүгә мәктәп үзеннән өлеш кертергә тиеш дигән фикердә ул.

Шулай ук ул алдагы елларда Конгресс үткәргән җыен кысаларында Киров өлкәсе тәҗрибәсен дә күрсәтү тәкъдиме белән чыкты.

Бездә үрнәк булырлык татар авыллары, татар эшмәкәрләре бар. Без аларны бик рәхәтләнеп күрсәтер идек, — диде Киров өлкәсе эшмәкәре.

Законнарның камил булмау мәсьәләсе терлек суюда да чагылыш табуы билгеләп үтелде. Күптән түгел терлекне махсус билгеләнгән пунктларда гына чалу кануны гамәлгә керде. Ә кайбер төбәкләрдә мондый пунктлар гомумән юк. Кайбер төбәкләрдә бу канунны сату өчен генә суелган терлеккә генә түгел, шәхси кулланылыш өчен булган терлеккә дә җәелдерәләр икән.

Тел мәсьәләсен дә утырышта читләтеп үтә алмадылар. Нижгар өлкәсе вәкиле, Киров исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Шамил Нуриманов оныкларыбыз татарча белми, бөтен җирдә русча, телевидениеда мульфильмнар барысы да русча дип зарланды. Моңа Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Татарстан Президенты күп акчалар түгеп, ТНВ-Планетаны үстерә, “Шаян” дигән татар балалар каналы булдырды, ә читтә яшәүче татарлар бу мөмкинлектән файдаланмый. Җиһаз урнаштыру кыйммәт булуга кайтарып калдыра, дип үз дәгъвасын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*