tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авылы – туган җирем
Татар авылы – туган җирем

Татар авылы – туган җирем

Киров өлкәсе  татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте Балтач районы  Нөнәгәр җирлегендә  10нчы тапкыр регионара этнографлар слетын уздырды. Слетта 10 команда, 200дән артык кеше катнашты.

Бу чара  төбәк  татар авылларының тарихын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, ашларын, фольклорын өйрәнүгә багышланган иде. Балалар, олылар белән бергә җәйге экспедицияләрдә катнашып, бу юнәлештә кызыклы hәм бай материал тупладылар.

Слетның нәтиҗәләре дә шатлыклы. Һәр команданың сәләтле яклары ачылды. Татар өе тарихын белүдә, татар йорты макетын да иң яхшы итеп ясаган Татар Конбашы укучыларына тиңнәр булмады.

Милли кием-салым тарихын иң яхшы белүчеләр Кунырлылар булдылар.

Яңа-Смәиллеләргә көнкүреш кирәк-ярагы кулланышын белүдә берәү дә җитә алмады.

Татар халык ашлары буенча иң белемле Иске Йөрек мәктәбе укучылары булды.

Һөнәрчелектә Пыжмара мәктәбе укучыларына җитүчеләр юк.

Фольклор буенча “Аулагөй” күренешен сокланырлык итеп оештырган  хуҗалар – Нөнәгәр командасы җиңүче булды.

Бар катнашучыларга да бу чараны 10ел дәвамында оештыручы Язилә ханым Әсхәтдинова грамоталар hәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының бу тәрбияви чараны үткәрергә төбәп бирелгән грант бүләге – кыйммәтле сертификатлар тапшырды.

Киләсе елга 11нче тапкыр барысы Киров өлкәсенең Яңа Смәел җирлегендә  очрашырга  булдылар.

Язилә Әсхәтдинова, Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*