tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар балалар телеканалына 200 дән артык исем тәкъдим ителде
Татар балалар телеканалына 200 дән артык исем тәкъдим ителде

Татар балалар телеканалына 200 дән артык исем тәкъдим ителде

Яңа ачылачак балалар телеканалы исеменә узган конкурска тамашачылардан 200 дән артык атама юлланган.

Бу хакта “Татарстан — Яңа гасыр” телеканалы генераль директоры урынбасары — ТВ баш мөхәррире Данил Гыйниятов хәбәр итте.

“Без декабрь азагында яңа телеканалга исем табу өчен конкурс игълан иттек. Ул 9 гыйнварга кадәр дәвам итте. Безгә килеп ирешкән 200 дән артык исемнән 12 сен сайлап алып, бүген тавыш бирергә телеканал сайтына куйдык. Тавыш бирү 15 гыйнварга кадәр барачак”, – диде Д.Гыйниятов.

Баш мөхәррир билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән 200 исем арасында шаккатмалылары да бар. Мисал өчен, алар арасында “Братуля” яки “ТВ-Братан”, “Шалкан”, “БМБ” кебек атамаларны күрергә була.

Данил Гыйниятов сүзләренчә, әлегә телеканалның концепциясе булдырыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балалар телеканалы бары интернетта һәм татарча гына эшләячәк.

Телеканал ачу җиңел эш түгел. Аудиториягә тәкъдим итәрлек материал “ТНВ”да бармы дигән сорауга әңгәмәдәшебез: “Материалларның күбесен, аеруча әкиятләрне, мультфильмнарны сатып алып, тәрҗемә итәргә туры киләчәк. Шулар арасында үзебез чыгарган программалар да булачак. Канал акрынлап үзебез җитештергән продукция белән тулыланачак. Канал эшли генә башлаганда аны берничек тә 100 процент үз тапшыруларың белән генә тутырып булмый. Беренчедән, бездә балалар өчен эшләүче студияләр аз. Мультфильмнар турында әйтеп тә тормыйм, чөнки балалар “Дисней” тарафыннан чыгарылган югары сыйфатлы мультфильмнар карарга күнеккән. Безнең максат — ул мультфильмнарны балаларга татар телендә җиткерү”, -дип җавап бирде.

Яңа ачылачак телеканалда “Яшь ТНВ” каналында бара торган кайбер тапшыруларның форматларына нигезләнгән тапшырулар эшләнеләчәк. Алар арасында “Җырлы-моңлы балачак”, гаиләләр белән катнашу мөмкинлеге биргән “Күңелле стартлар”, “Кичке әкият” һ.б. тапшырулар бар. Яшь тамашачылар каршында яңа алып баручылар да чыгыш ясар дип көтелә.

Балалар каналы интернет киңлекләренә тулы көченә концепция расланганнан соң  эшли башлаячак. Интернет киңлекләрендә аны техник яктан 120 көннән күрергә мөмкин булачак.  Тапшырулар җитештерү  исә 270 көн үткәч гамәлгә ашырыла башлар дип планлаштырыла.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*