tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар базары” заманча татар мәдәнияте фестиваленә рәхим итегез!
“Татар базары” заманча татар мәдәнияте фестиваленә рәхим итегез!

“Татар базары” заманча татар мәдәнияте фестиваленә рәхим итегез!

7 октябрьдә “Спартак” халык иҗаты йортында “Татар базары” заманча татар мәдәнияте фестивале үтәчәк. Бу көнне Удмуртиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мөнәҗәт әйтүче осталар чыгыш ясаячак. Мөнәҗәт әйтү буенча Казан шәһәреннән Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, “Манзара” музыкаль премиясе иясе, якташыбыз Динар Шәймәрданов тарафыннан остаханә уздырылачак.

Сезне Казан шәһәре кунагы Нурислам Сираҗи татарча чигү үрнәкләре, тамбур, элмәле, каюлап чигү алымнары белән таныштырачак, остаханә үткәрәчәк.

Фойеда Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы тарафыннан калфак тегү, сөлге чигү, изү эшләү буенча, бию залында татар биюләре буенча остаханәләр уздырылачак.

Сез бу көнне Балезино районы Кистем авы­лы музее экспонатлары белән таныша алачаксыз, тарихи тамырлары белән нократ татарларына барып тоташучы, бүгенге көн­дә Удмуртия җирендә гомер кичерүче чүпче татарлары белән фотосурәтләргә төшә алачаксыз.

Сезнең өчен милли киемнәр, бизәнү әйберләре, кул эшләре, милли ризыклар сатылачак. Яр Чаллы шәһәреннән “Рәхмәт” кибете сезгә Зифа Кадыйрова һәм башка татар язучыларының китапларын тәкъдим итәчәк.

Муса Җәлил исемендәге китапханә күргәзмәсе белән танышып, алар тарафыннан балалар өчен оештырылган остаханәләрдә катнашырга мөмкинлек булачак.
“Яңарыш” газетасына 2019 елга язылучылар арасында лотерея уйнатылып, истәлекле бүләкләр отачаксыз.

Башлана 13.00 сәгатьтә.

Рәфилә Рәсүлева, 
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*