tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАТАР БИСТӘЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ ЯҢАРТУ ЛАБОРАТОРИЯСЕ
ТАТАР БИСТӘЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ ЯҢАРТУ ЛАБОРАТОРИЯСЕ

ТАТАР БИСТӘЛӘРЕН ӨЙРӘНҮ ҺӘМ ЯҢАРТУ ЛАБОРАТОРИЯСЕ

Белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе “Акыл фабрикасы”ның үзәк темасы – Татар бистәләрен өйрәнү һәм яңарту. Ул проект буларак башка бистәләрне саклау һәм үстерү өчен үрнәк мисалында оештырыла.

programma-tat

Яңа татар бистәсен яңарту этабында шәһәрнең татар мәдәни урыннары белән танышу, китапларда язылмаган тарихны һәм мәдәниятны үзләштерү, мөһит үзенчәлеген саклап калу, мәдәни кодлар һәм халык фикерен белү мөмкинчелеге булачак.

Катнашучылар: актив шәһәр кешеләре, тарих һәм мәдәният белән кызыксынучылар, социологлар, журналистлар һ.б.

Ахырда катнашучылар яңа белемнәр туплый, шәһәрнең тарихи-мәдәни урыннарын үзләштерәләр, урыннарның мәдәни кодлары белән танышалар.

СПИКЕРЛАР:

8 октябрьдә Марья Леонтьева, гамәли урбанистика үзәге вәкиле һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахмнов “Яңа татар бистәсен тикшерәбез” дип аталган проект кысаларында “Методик лабораториум” уздырачак; 25 ел дәвамында татар бистәләренең тарихын барлаган, өйрәнгән, дистәгә якын монография, китап, йөзгә якын мәкалә язган тарих фәннәре докторы Радик Салихов татар бистәләренең тарихи серләрен ачачак, көнкүреш тормышы турында сөйләячәк; Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин һәм Айрат Фәйзрахманов Казанның татар бистәләренең бүгенге халәте һәм киләчәккә перспективалары белән таныштырачак.

9 октябрьдә Иске татар бистәсендә кызыклы урыннар буенча тарихи квест һәм беренче практик тикшерү узачак.

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Гамәли урбанистика үзәге

Белешмә:

Белем бирү һәм проектлар мәктәбе – “Акыл фабрикасы”. Башка регионнардан, чит илләрдән килгән сәләтле, актив татар яшьләре, оешма җитәкчеләре өчен интенсив мәктәп.Татарстанның алдынгы спикерлары һәм экспертлары “Акыл фабрикасы” мәктәбенең лекторлары. Мәктәп кысалырында уртак проектларны үстерү буенча семинарлар, интерактив мәйданчыкларның төзүчеләре белән воркшоплар уза. Шулай ук иҗтимагый стратегик сессия, төркемле эшләр үткәрелә.Проектның төп үзенчәлеге – чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтә. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшырала. Белем бирү мәктәбе “Акыл фабрикасы” әлеге темаларга уздырылды: “ Тарих һәм туризм”, “Бала үсеше һәм тәрбия”. Әстерхан шәһәрендә “Этномәдәни проектларның менеджменты”. VII Бөтендөнья атар яшьләре форумында параллель 5 «Акыл фарикасы” узды: “Этномәдәни проектларның менеджменты”, “Татар теле һәм интернет”, “Бала үсеше һәм тәрбия”, “PR һәм журналистика”, “Тарих һәм туризм”.

Социаль челтәрләргә сылтама: Вконтакте, Фейсбук

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*