tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фатих Сибагатуллинның русча китабы татарның абруен саклый
Фатих Сибагатуллинның русча китабы татарның абруен саклый

Фатих Сибагатуллинның русча китабы татарның абруен саклый

Россия Дәүләт Думасы депутаты, фәннәр докторы, элегерәк Татарстанның элекке премьер-министр урынбасары, Норлат хакимияте башлыгы булып эшләгән мәртәбәле шәхес Фатих Сибагатуллин соңгы елларда милләтебез тарихы турында берсеннән берсе кыю һәм саллы китаплар чыгара башлады. Узган елда аның татар тарихы турындагы өч китабын тәкъдир итү кичәсе Татарстан язучылар берлеге бинасында зур уңыш белән үткән иде. Мондый китапларга материаллар туплау, аларны язып, зәвыкълы итеп чыгару зур иҗади фидакәрлек һәм талантлар таләп итә. Өч китап турында фикер алышканнан соң Фатих Сәүбан улы үзенең яңа китап әзерләгәнлеген сер итеп кенә әйткән иде. Яңа әсәрнең исеме дә хикмәтле һәм көтелмәгәнчә яңгырады. “Татарлар һәм яһүдләр”! Бу чыннан да шулаймы? Татарлар белән яһүдләрне бергә кушып өйрәнүче тагы кемнәр булды икән? Бу ике халыкны нәрсә берләштерә соң?

Шушы көннәрдә бу сорауларга җаваплар игълан ителде. Алар “Татары и евреи” дип атылган өр-яңа китапка кергән. Яхшы кәгазьдә басылган, уникалҗ тарихи рәсемнәр, документлар белән бизәлгән, тирән һәм бай эчтәлекле бу китапка хәзерге Россиядә яшәүче халыклар, татар һәм яһүд милләтләре турында тәфсилле мәгълүматлар кергән. Фатих Сибагатуллинның башка китаплары кебек үк, бу китап та затлы һәм мәгънәле. Аны таныштыру кичәсе Татарстан язучылар берлекгенең Г.Тукай исемендәге клубында, иҗади оешманың  җыелышлар  залында үтте. Шыгрым тулы бу залга әдәбият, тарих сөючеләр, язучылар, тарихчы-галимнәр, яһүд җәмәгатьтчелеге вәкилләре килгән иде. Нигездә татар тарихы, Хәзәр каһанлыгы, Болгар дәүләте , яһүд  һәм татарларның тарихи берлеге турында барган бу кызыклы сөйләшү рус телендә башланып китте. Язучылар Берлеге рәисе Рафис Корбан РФ Дәүләт Думасы Депутаты, Россиянең элекке эчке эшләр министры урынбасары – генерал-полковник  Владимир Колесниковка бирде. Аның да, күпчелек кунакларның да чыгышлары татар һәм яһүд тарихы турында баргач, бу сөйләшүнең төп өлеше рус телендә барды. Кайбер чыгышлар татарча яңгырады, “Симха” җырчылар төркеме үз әсәрләрен яһүд телендә башкарылды. Сез бу репортажда оператор һәм режиссер Фәиз Камал төшереп алып, монтажлаган 5 видеоязманы карап, китап туеның никадәр тирән эчтәлекле чарага әверелүен үзегез аңларсыз.

“Татары и евреи” китабының авторы Фатих Сәүбан улы Сибагатуллин һәм аның иҗаты турында Татарстан халык депутаты, республиканың матбугат министры, “Идел-Пресс” нәшриятының директоры буларак танылган әдип Ислам Әхмәтҗанов, Татарстан халык язучысы Гәрәй Рәхим чыгыш ясадылар.

Гәрәй Рәхим “Татары и евреи” китабының кыска, аңлаешлы телдә язылуын, фәнни- популяр һәм публиөистик өсәрнең татар милләте өчен кызклы актуаль булуын искә алып, авторны язучылар берлегенә алырга тәкъдим итте. Нигездә рус телендә барган бу кичәдә Казанның 12 нче мәктәбе укучысы Софья Домрачева яһүд  телендә җыр башкарлы, атаклы тарихчы, Татарстан фәннәр академиясе әгъзасы Индус Таһиров  татар телендә чыгыш ясады.

Генерал-полковник Владимир Колесников илдәге милли һәм рухи халәтне чагылдыручы кызыклы фикерләр әйтте. Аның чыгышын куәтләп,  сәхнәдә Норлат районы вәкинле, милиөия полковнигы бурарак кына түгел, татарча гармун уйнап җырлавы белән танылган Идеал Гайнетдинов чыгыш ясады.

Бу кичәдә сүз татар һәм яһүд халыклары язмышы турында барса да, гомумән җәмгыяттәге рухи халәт, милләтләр  туганлыгы өчен әһәмиятле сөйләшү килеп чыкты. Бу китапны чыгаруга зур көч салынган, авторның шәрехләү һәм бизәү буенча ярдәмчеләре дә зур хезмәт салганнар. Китапта актуаль яңа, кайвакыт кискен фикерләр китерелсә дә, алар нигелләнгән, укучыларда шик-шөбһә уятырлык түгел. Чөнки тарихи хакыйкать барлык  халык аңларлык, галимнәр ышанырлык итеп, дәлилләр, атаклы рус һәм чит галимнәре язмалары, архив документлары китерелә.

Язучылар берлеге бинасында үткән бу кичә татар мәдәнияты, милли иҗат әһелләре өчен зур вакыйга буларак кабул ителде.  “Ватаным Татарстан” гәзитендә чыккан мәкаләдә бу мәҗлес турында тәфсилле мәгълүмат бирелә.

Римзил Вәли, “Дөнья” студиясенең баш мөхәррире.

Татар булган җирдә яһүдкә урын бармы?

– Әгәр халыкны тарихыннан мәхрүм итсәләр, ул ике йөз елдан сарык кө­түенә әйләнә. Чын тарихны белүнең әһәмияте турында философлар әнә шулай кисәтә. Безгә, Евразия халыкларына, тәгаен алганда, россиялеләргә илебезнең аякка басуында төркиләрнең роле ка­раңгы. Карамзин, Соловьев, Рыбаков язган хезмәтләрнең – Россия тарихының моделен үз вакытында иезуитлар эшләп биргәнен белү­че­ләр бик аз. Бүгенге Рос­сиянең яшәешендә, тер­нәкләнүендә татар, яһүд, урысларның зур урын алып торуын гавам белергә тиеш.

Бердәм булыйк, дус яшик, җир йөзендә һәркемгә урын җитәрлек. Очрашуда менә шушы фикер ассызыкланды.

Генерал-полковник, бер үк вакытта милиция, юстиция, прокуратура генералы да булган, заманында РФ эчке эшләр министрының беренче урынбасары булып эшләгән Мәскәү кунагы Владимир Колесников ТР Язучылар берлеге бинасында уз­дырылган тәкъдим итү ки­чәсен әнә шулай башлап җи­бәрде. Сүз мәгъри­фәтче Фатыйх Сибагатуллин­ның “Татары и евреи” дигән китабы турында. РФ Дәүләт Думасы депутаты, фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясе мөх­бир-әгъзасы, борынгы тарихыбызны өзми-куймый популярлаштыручы Фатыйх әфән­дене шәрехләп бирү өчен, минем уйлавымча, менә шушы бер кәлимә – мәгъри­фәтче сүзе җитә. Әле бит шунысы да бар: китап чыгару – бер хәл. Аны зур җитәкчеләр­гә, РФ Дәүләт Думасы депутатларына, укымый калмагыз, дип бүләк итә, кая барса шунда пропагандалый.

Зыялыларыбыз китапка шактый әтрафлы бәя бирде. Язмабыз тәгаен булсын өчен, әйдәгез, чыгыш ясаучы­лар­ның үзләренә сүз бирик.

– Сер түгел: дөнья ци­ви­лизациясенең төп хә­рә­кәт­ләндергеч көчләреннән берсе – яһүдләр. Безгә, татарларга, алардан үрнәк алырга кирәк. Бу ки­тапның иң төп нәти­җә­лә­реннән берсе шул – татарлар белән яһүдләр инде менә 1500 ел буе бергә яши­ләр, иңне иңгә куеп хез­мәт­тәшлек итәләр. ДНК тик­ше­рүләре дә татар, яһүд ха­лык­ларының бер-берсенә бик якын икәнлеген күрсәт­кән. Бу җәһәттән Хазар ка­һанлыгы тарихы бик кызык­лы. Булачак Россия җирле­гендә гомер кичергән, шанлы, бөек дәүләт – татар һәм яһүдләрнең уртак ватаны булган ул. Хәзерге галимнәр Идел Болгарстаны, Киев Русе, Кавказдагы Аланияне һәм Венгрияне аның сәяси варислары булган дип исәпли (Ислам Әхмәтҗанов).

– Бу хезмәтнең чыгуы – бик мөһим вакыйга, хәтта хәзерге рухи мохиттә борылыш дип әйтергә була. Әлеге китап ярдәмендә без дөнья сәхнәсенә чыгабыз, тарихы­бызның моңарчы дәшми ки­ленгән катламнарын ачабыз. Хазар каһанлыгы җирлә­рендә тора-бара Алтын Урда дәүләте барлыкка килгән. Патша Россиясе, СССР чорында Хазар каһанлыгының тарихы Алтын Урда тарихы кебек күләгәдә калып килде. Хазария үз вакытында Византия кебек зур, данлыклы дәүләт булган, хәзерге Каспий диңгезе Хазар диңгезе дип йөртелгән. Каһанлык Европа тарихына бик зур йогынты ясаган. Әлеге китапны укып чыккач, татарлар дөнья тарихында толерантлык үр­нәге булган икән дигән нә­тиҗәгә киләсең. Дөнья мил­ләтләре хасиятенә туры килә бу. Бу борынгы дәүләтнең объектив тарихын ачу дөнья тарихында татарларны игътибар үзәгенә чыгарыр, патшалар заманында халкыбызга тагылган ямьсез ярлыклардан котылырга ярдәм итәр иде. Безгә әлеге ямьсез ярлыклардан арынырга вакыт инде. Хазар ка­һан­лыгы Византиянең, гарәп­ләрнең басып алу омтылышларына киртә булып торган. Тарих институтында аны өйрәнү буенча махсус бүлек булдырырга кирәк. Татар тарихы – дөнья тарихының бик мөһим өлеше ул (Рәшит Әхмәтов).

– Кытай чыганакларына караганда, татарларның без­нең эрага кадәр XV гасырда Кытайның төньяк тарафында яшәве мәгълүм, дип яза ул. Менә шундый мәгълүмати байлыгы белән китап теләсә кайсы укучыны җәлеп итәргә мөмкин. Безнең төрки тел, язуыбыз бик кадими. Моның шулай булуы яхшы да. Чөнки борынгы язулар, сөйләм телебез бүген дә ансат аңла­шыла. Меңәр еллар узса да, бездә үзгәрешләр бик аз. Лексикология, грамматика, синтаксиста берни үз­гәрмә­гән диярлек. Рун әлиф­басын белгән төркиләр Ор­хон-Ени­сей язмаларын бүген дә рә­хәтләнеп укый ала. Ә менә урыс теле шактый нык үзгә­реш кичер­гән. Әйтик, борынгы урыс кулъ­язмаларына бүгенге әзерлексез укучы­ның “теше үтми”. Билгеле, хә­зерге татар телендә гарәп, урыс сүзләре күп. Ә менә керә­шеннәрдә гарәп, урыс сүзләре юк. Димәк, иң чиста тел аларда сакланган. Төп татарлар – керәшеннәр ул. Без­нең төрки бабаларыбыз хазарлар, яһүд­ләр белән бергә яшәп булуны яхшы аңлаган. Яһүд­ләрдән үрнәк алырга кирәклеген хазар бабаларыбыз күптәннән белгән. Әлеге хезмәт бик күркәм әдәби телдә язылган. Тарихи әсәр генә түгел, әдәби-нәфис пуб­лицистика бу. Язучылар бер­легендә җыелышып сөйлә­шүебез дә тиктомалдан гына түгел. Фатыйх әфәндене Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итәргә кирәк (Гәрәй Рәхим).

– Тарихыбызны пропагандалаганы өчен аңа чиксез рәхмәт. Шул ук вакытта бөек татарларны санаган вакытта безнең сафларга Явыз Иванны, Петр Беренчене кертүе белән килешеп бе­тәсе дә килми. Чөнки аларны татар халкы палач, җәллад дип кабул итә. Әйтик, 1703 елны, Петербург төзелә башлагач, Казан губернасыннан биш мең татар ир-атын алып китәләр. Шулардан гарип-гораба булып, гомерлек чир алып, 800е генә кайта алган. Дүрт меңнән артыгы сазлык җирләрдә ятып калган. Шул ук вакытта әлеге Россия пат­шаларының тамырларында татар каны да аккан. Моны да танымыйча булдыра алмыйбыз. Биредә, татар булган җирдә яһүдкә урын юк, дип кат-кат әйтелде. Их, шулай булса иде ул. Бездә яһүд­лекнең 5 кенә проценты булса иде (Вахит Имамов).

Менә шушылай тәфсил­ләп бәя бирде күренекле кешеләребез Фатыйх әфән­денең хезмәтенә. Ул үзе ахырда җавап сүзе белән чыгып, инде бишенче китабын язуын, аның Идел буе Болгарстаны тарихына багышланачагын әйтте. “Бүген тер­гезелә торган Болгарыбыз, 1236 елдан соң, Батый хан яулап алгач, барлыкка кил­гән шәһәр ул. Чөнки хан шә­һәрне пыран-заран китергән була. Керәшеннәргә рәхмәт: борынгы Болгар чорындагы гореф-гадәтләрне югалтмый саклап калганнар. Әйдәгез, бергә булыйк, бердәм булыйк!” – дип тәмамлады ул чыгышын.

Рәшит Минһаҗ
“Ватаным Татарстан”  5.02.2014.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*