tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Tatar camp for kids in Spain” лагерендә ял иткән балалар мини-фильм төшергән

ВИДЕО: “Tatar camp for kids in Spain” лагерендә ял иткән балалар мини-фильм төшергән

“Tatar camp for kids in Spain” халыкара лагерендә катнашучы татар балалары мини-фильм төшергән. Сценарий тулысынча милли нигездә эшләнгән. Анда өй кирәк-ярагы, бию һәм җырлар, балалар өчен уеннар һәм кием-салым кулланылган. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

2018 елда халыкара лагерь базасында Европа илләренең һәм Татарстанның татар гаиләләреннән мәктәп укучылары бергә ял итә. Коста-Бланкада төшерелгән видео-өзекләр Брюссельдә җыела. Әлеге өзекләрдән фильм быел июньдә Бельгия башкаласында беренче тапкыр халыкка күрсәтелә.

Фильм инглиз телендә сөйләшүче тамашачыларга татар гореф-гадәтләрен, этник үзенчәлекләрен күрсәтергә тырышкан. Яхшы аңлашылсын өчен бөтен дөньяга билгеле “Кызыл калфак” әкияте сюжеты алынган.

Быел июль һәм август айларында башка балалар яңа видео төшергән. Бу юлы татар малаеның каникулда Испаниягә килүе һәм аның “Tatar camp for kids in Spain” лагерендәге маҗаралары сурәтләнә. Биредә дә Испаниянең үзенчәлекле архитектурасы һәм экзотик үсемлекләр кулланыла.

Иң яшь актер – Ганновердан килгән Марат Беккер быел 1 сыйныфка укырга кергән. Ул ике телдә сөйләшә, сөйләмендә алман һәм татар телләрен куллана. Оештыручылар “Tatars in Belgium” бердәм проекты һәм “World Congress of Tatars” татарлар көнкүрешен уен формасында күрсәтүдә методик әсбап булыр дип ышана.

Фильмда лагерь хезмәткәрләре һәм Казанның “Сәйдәш” профессионал бию театры катнаша. Видеода “Бәхет ачкычы” җыры кулланыла. Яшь башкаручы Ришат Фазлыйәхмәтов Европа балаларының аның җыры белән кызыксынуларына шат булган.

tatar-inform

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*