tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар чәен өендә эчәргә күнеккән ул, яки Иске Татар бистәсе акчалы музейларының кайбер үзенчәлекләре
Татар чәен өендә эчәргә күнеккән ул, яки Иске Татар бистәсе акчалы музейларының кайбер үзенчәлекләре

Татар чәен өендә эчәргә күнеккән ул, яки Иске Татар бистәсе акчалы музейларының кайбер үзенчәлекләре

Март башында Казан мэриясенең “эшлекле дүшәмбе”сендә  Иске Татар бистәсе турында сөйләштеләр, бистәнең  музейлары да телгә алынды. Париж Коммунасы урамындагы  “Чәкчәк” музеена узган елда 20 мең кеше килгән. Каюм Насыйри урамында Кушаевлар йортында “Чәк-чәй” дигән яңа музей да ачылган. Әлеге музейларны күрергә киләчәк туристларга тагын зуррак өметләр баглана!

Ике-өч ел элек кенә “Иске Татар бистәсе” мультимедияле музее ачылган иде. Хәзер кызык: чын тарихи, борынгы  экспонатлар табылмаса яисә аларны эзләп торырга вакыт/теләк булмаса, “Европадагы төсле мультимедияле музей ачтык” дип кенә сөйләшәләр, вакланып тору юк. Кечкенә генә Иске бистәдә берсен-берсе кабатлаган өч коммерцияле музей! Боларга иң бай туристлар да кайдан акча җиткерсен дә, һәммәсен карап бетерергә кайдан түземлек  алсын. Музейлар хосусый булгач, аларга керү хакы да кыйммәт.

Шул ук бистәдәге ТР Милли музее филиаллары – Тукай, Каюм Насыйри музейларына керү бәясе белән чагыштырсаң, аерма – 3, 5, хәтта 10 тапкырга артыграк!  Соңгысында, мәсәлән, балалар өчен керү билеты әле һаман 30 сум, өлкәннәр өчен – 60 сум. Тукай музеенда – 50-100 сум. Шул ук вакытта коммерциягә корылган, ягъни “туристлар өчен” музейларга бер кеше өчен керү билеты – 300-400 сум. Тик бизнеска корылган музейларда программага чәй дә эчерү дә кергән. Тәм-томнарга, “татарчалап” чәй хәзерләү остаханәләре өчен, тагын әллә нинди хезмәтләр өчен өстәмә түләргә кирәк. Димәк, тагын шуның кадәр акчаңны чыгарып саласы. Казанга башка төбәктән, мисал өчен, дүрт кешелек гаиләң белән килдең икән – Иске Татар бистәсенең бер коммерцияле музеенда гына да 2-3 мең сум калдырып чыгарга туры килә. Ә бистәдә андый музейлар – өчәү!

Хәер, туристлар акчасын кызганып, безгә  елап утырасы түгел:  алар болай да расходланырга дип килә. Кайда тели – шунда сарыф итә, үз акчалары. Мине мәсьәләнең бүтән ягы борчый. Дәүләт музейларының концепциясе, фондлары, экспозициясе фәнни нигездә, чын профессионаллар – галимнәребез тарафыннан төзелә. Ә менә мондый “европача” музейларны кем, ничек тели – шулай төзи. Алардагы экскурсияләрнең эчтәлеген кем тикшереп торган тагын? Лицензия сатып алганда, алар бит, әйтик, Казан ханлыгы тарихы турында, татар халкының борынгы көнкүреше-мәдәнияте турында имтихан тапшырып тормый. Туристларга тарихыбыз турында  нәрсә, ничек сөйләргә икәнне дә фәкать үзләре хәл итә.

Барлык музей гидлары да татар һәм Казан тарихын объектив итеп күрсәтә, дигән гарантияне кем бирә ала? Коммерцияле музейлар таныш-белешлек аркылы күп кенә экскурсия һәм турфирмаларның маршрутына кертелгән булгач, читтән килгән кунаклар музейларны үзләре сайлап ала алмый. Нәтиҗәдә, программага берьюлы өч дәүләти булмаган музей кертелсә, өчесендә дә “татарча” чәй эчәргә, татар кунакчыллыгының өч тапкыр арттырылган вариантын үз җилкәләрендә татырга мәҗбүр булалар. Моннан соң алар татарлар турында ни уйлый инде?! Әле түрәләребез бит ул туристларны Казанга яңадан килер дип тә өмет итә!

Беркөнне өч яңа музейның берсенә кереп, татар телендә экскурсия тыңларга телим, дидем. Каршы алып торучы хезмәткәр миңа, җүләргә караган шикелле, бер томырылып карады да өлкәнрәк вазыйфалы хезмәткәрне эзләп китте. Аннары  чыгып, татарча сөйләрлек кешеләре булмавын әйтте. Чыннан да, “европача” музейга татар теленең ни хаҗәте бар инде? Русиянең әллә кайсы почмагыннан килгән туристларга бит  татарча экскурсия үткәреп булмый. Ә татар кешеләре өчен махсус дип, аерым хезмәткәр тотарлар иде –  безнең  халык андый музейларга йөрми,  чәен өендә эчәргә күнеккән ул…

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*