tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар дөньясы» 15 еллыгын билгеләде
«Татар дөньясы» 15 еллыгын билгеләде

«Татар дөньясы» 15 еллыгын билгеләде

Омскиның шәһәр иҗтимагый оешмасы татар милли-мәдәни мохтарияте (ГТНКА) каршында 2003 елдан бирле «Татар дөньясы» – «Татарский мир» газетасы нәшер ителә, һәм бу басма татар халкы өчен өлкәдә бердәнбер мәгъүмат чарасы булып тора.

Беренче саны 2003 елның декабрь аенда дөнья күргән айлык газета 15 ел дәвамында уңышлы чыгарылып килә. 2011 елның июленә чаклы 999 санлы тираж белән нәшер ителсә, элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәттә теркәлгәннән соң тираж 2500 данә тәшкил итте. Газетаны тулысынча мохтариятнең рәисе Тамир Алимбаевич Алимбаев финанслый. Бирегә нәшер итү, аны халыкка таратуга тотылган барлык чыгымнар керә. Газетаның һәр саны Омскида яшәүче татарлардан башлап өлкәнең иң ерак почмакларында урнашкан авылларга чаклы барып җитә. Әйтергә кирәк, газетаны яраталар, көтеп алалар, укыйлар, яхшы бәя бирәләр, уңай фикерләр юллыйлар, «Без бергә» кушымтасы булуын югары бәялиләр
15 еллык юбилейга Омскидан һәм өлкәнең 5 районыннан хәбәрчеләр, татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре килде. Рәсмиләрдән Өлкә мәдәният министрлыгы вәкиле Нурбул Альжанов, өлкәнең «Дуслык йорты» директоры Наталья Степанова булдылар. Аларның чыгышларында, күпмилләтле Омски өлкәсендә үз туган телләрендә газета укый алучылар бик күп түгел, ә инде «Татар дөньясы» даими, 15 ел дәвамында нәшер ителүче бердәнбер басма, аның әһәмияте бәя биреп бетергесез, дигән фикерләр ассызыкланды.

Газетаның баш мөхәррире булып өченче ел эшләүче Диана Единякова, барлык ярдәмчеләргә, аңа кадәр эшләгән мөхәррирләргә рәхмәтләрен белдерде, даими хәбәрчеләргә рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. Кичә барышында газетаның оештыручысы, бердәнбер иганәчесе Тамир Алимбаев адресына күп рәхмәтләр яуды. Тамир әфәнде кичәдә үзе була алмады, аны улы Руслан алыштырды. Руслан Алимбаев тәбрикләү сүзләрен әйтеп, рәхмәтләр юллады, редколлегия әгъзаләренә, актив хәбәрчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның Рәхмәт хатларын тапшырды. Юбилей кичәсе кичке аш өстәле артында, үзара фикерләшү, җылы аралашу белән тәмамланды.

Розалия Сайганова 

Омск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*