tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дөньясында нинди кызыклы вакыйгалар бар?
Татар дөньясында нинди кызыклы вакыйгалар бар?

Татар дөньясында нинди кызыклы вакыйгалар бар?

“Татарлар” газетасының яңа саны дөнья күрде. Анда иң мөһим һәм кызыклы чаралар хакында укырга мөмкин. 6-8 декабрь көннәрендә Казанда һәм Ульяновск шәһәрләрендә Бөтенроссия татар журналистларының форумы узды. Аның барышы хакында газетада тулы мәгълүмат бирелә.

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова “Китап дөньясына тартып кертүчеләр” исемле язмасында Казанның К. Маркс урамындагы Милли китапханәгә баргач туган уйлары, борчулары, хатирәләре белән уртаклаша.

Бөтендөнья татар конгрессы сайты һәм Казан бүлеге Әниләр көне уңаеннан, “Әниемнең җылы кочагы” исемле бәйге уздырды. Анда катнашучылар инстаграм битенә әниләр хакында үзләре язган һәм башка авторларның шигырьләрен сөйләп, видео урнаштырды. Шулай ук иң кадерле кешең турында инша язарга да мөмкин иде. Бик матур эчтәлектәге язмалар килде. Алар хәзер “Татарлар” газетасы битләрендә дә урын ала. Бу юлы Алсу Бильданова һәм Азалия Фәсләхова язмаларын укый аласыз.

Татар язучылары Төркиянең Эдирне шәһәрендә Халыкара төрки шигърият фестивалендә булып кайтты. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов та бар иде. Сәфәр хакында ул газета битендә дә яктыртты.

Газетада Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров белән, шулай ук татар эстрадасының популяр җырчысы  Асылъяр белән дә кызыклы әңгәмәләрне укый аласыз.

Исегезгә төшерәбез, “Татарлар” газетасына яртыъеллыкка язылу тәмамланып килә. Почта бүлекләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Татар дөньясындагы иң кызыклы вакыйгалар хакында “Татарлар” газетасы аша айга ике тапкыр танышып барырга мөмкин.

Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*