tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесе игълан ителде
Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесе игълан ителде

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесе игълан ителде

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республикакүләм бәйгесен игълан итте.

Бәйгене оештыручы – «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе.

Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәтү максатларында уздырыла. “ТATAR СҮЗЕ”нең бурычлары: татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, аларның үсешенә ярдәм итү, татар халкының бай тарихи-мәдәни казанышы буларак, татар классик әдәбиятын саклап калу, татар әдәбиятына карата кызыксыну уяту, талантлы нәфис сүз осталарын барлау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстеререгә ярдәм итү, башкару осталыгын камилләштерү өчен шартлар тудыру, талантлы башкаручыларның профессиональ сәхнәгә чыгуына ярдәм итү.

“ТATAR СҮЗЕ”ндә катнашуга яшь ягыннан чикләүләр юк. Бәйге ике этапта уздырыла һәм гала-концерт белән төгәлләнә, ул Халыкара туган тел көнендә – 2021 елның 21 февралендә үткәреләчәк.

Бәйге эшләрен сайлап алу шарты катнашучыларның башкару осталыгыннан (актерлык осталыгы, дикция һ.б.), шулай ук чыгышның (шул исәптән костюмның, реквизитның, музыкаль бизәлешнең) оригиналь булуыннан гыйбарәт.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр),  проза,  мәсәл. Премиаль фонд – 1 миллион сум.

tatfil.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*