tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Татар эшкуарлары Казанга җыела
Татар эшкуарлары Казанга җыела

Татар эшкуарлары Казанга җыела

23-25 март көннәрендә Казанда беренче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздырыла. Җыенны Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрә. Чарага 27 төбәктән 350гә якын вәкил килүе көтелә. Татарстаннан 55 эшкуар катнаша.

Татар авыллары эшкуарлары Казанга 23 мартта киләчәк. Кичен Камал театрында алар “Үлеп яратты” спектаклен тамаша кылачаклар. 24 мартта “Казан” милли мәдәният үзәгендә көн дәвамында җыен утырышын уздыру каралган. Утырышта эшкуарлар шәхси тәҗрибәләре турында сөйләячәк.

25 мартта җыенда катнашучыларны Чувашиягә алып баралар. Аларны Шыгырдан, Тукай, Урмай авылларында яшәүче татарларның шәхси бизнеслары белән якыннан таныштыру күз алдында тотыла.

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин әйтүенә караганда, җыен читтә яшәүче татар эшкуарларын Татарстан сәүдәсенә җәлеп итү һәм аларга ярдәм итү юлларын барлау максатыннан уздырыла. Журналистлар белән очрашуда ул: “2008 елның май аенда конгресс каршында Бөтенроссия татар авыллары оешмасы эшли башлаган иде. Хәзергә кадәр без татар авылларын барлау, аларга кагылышлы мәгълүматларны җыю белән шөгыльләндек. Россиядә барлыгы 4200 татар авылы бар. Хәзер без аларның ничәсе кайсы төбәктә урнашканын, ничек яшәвен якынча беләбез. Татар авылларында танылган татар эшкуарлары яши. Аларны Казанга чакырып җыен үткәрү турындагы тәкъдимне Президент Рөстәм Миңнеханов хуплады”, – диде.

Ренат Вәлиуллин җыенда чыгыш ясарга теләүчеләрнең күп булуы турында әйтте. Оештыручылар алар арасыннан бүгенге көндә чын мәгънәсендә уңышларга ирешкәннәрне, җитди бизнес алып баручыларны сайлап алуларына басым ясады.

Автор: Айзирәк Гәрәева
Чыганак: “Интертат”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*