tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар эшмәкәрләре Казанга җыела башлады
Татар эшмәкәрләре Казанга җыела башлады

Татар эшмәкәрләре Казанга җыела башлады

29 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 300гә якын эре татар эшмәкәре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XIII форумын оештыра. Форумда Россия Федерациясенең 44 регионыннан һәм 12 чит илдән вәкилләр катнашачак. Быел форум Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә узачак.

Беренче көнне форум катнашучылары өчен мәдәни программа каралган: алар К.Тинчурин исемендәге театрда А. Гыйләҗевнең «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклен караячак. Форумның икенче көне Яр Чаллы шәһәрендә узачак. Биредә эшмәкәрләрнең «Камаз» һәм «КИП Мастер» җәмгыяте резидентлары эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге булачак. “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы IT-Паркта узачак. Пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашуы да көтелә. Шулай ук форумның программасы кысаларында Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән килгән татар эшмәкәрләрен IT-Парк эшчәнлеге белән дә таныштырачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*