tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 2015-2018 еллар эшчәнлегенә йомгак ясый
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 2015-2018 еллар эшчәнлегенә йомгак ясый

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 2015-2018 еллар эшчәнлегенә йомгак ясый

2019 елның 15 мартында 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында (Пушкин ур. 66/33 йорт) Татар федераль милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасының IX хисап-сайлау конференциясе узачак. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә 2015-2018 еллар эшчәнлегенә йомгак ясау; оешма Уставына узгәрешләр кертү; җитәкче органның – Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы – яңа составын сайлау; оешма үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышу hәм башка сораулар каралачак.

Конференциягә Россиянең 37 төбәк hәм 2 җирле милли-мәдәни автономияләре делегатлары, барлыгы 80нән артык оешма җитәкчеләре hәм активистлары килүе көтелә. Чарага дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге вәкилләре чакырулы.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*