tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды. Бүген IX хисап-сайлау конференциясендә делегатлар аңа тавыш бирде.

Автономияне гамәлгә кую съезды Казанда 1998 елның 20 маенда үтте. Аның составында – Россиянең 37 төбәге һәм 2 җирле милли-мәдәни автономиясе.

Советның яңа составы 39 кешедән сайланды. ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Илдар Гыйльметдинов җитәкчелегендә зур эшләр башкарылганын билгеләп узды. “Мин, Милли шура рәисе буларак, аның кандидатурасын тәкъдим итәм”, – диде.

Делегатлар ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Илдар Гыйльметдинов кандидатурасын яклап чыкты. Аның урынбасары Ирек Шәрипов булды. Башкарма комитет рәисе Миләүшә Шәрәпова кандидатурасын хуплауларын сорады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/15/182642/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*