tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов 2020 елга йомгак ясады
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов 2020 елга йомгак ясады

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов 2020 елга йомгак ясады

2020 елның 25 декабрендә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының беренче катында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов белән матбугат конференциясе узды.

Матбугат очрашуында Татар федераль милли-мәдәни автономиясе чыгарган татар җырларыннан торган «Туган телдә җырыбыз», «Җан җылысы — җырларда» дип аталган ноталы җыентыклар тәкъдим ителде. Алар чит регионнарда яшәүче татарларга балалар һәм зурлар өчен язылган җырларны таныту максатыннан эшләнгән. Китаплар саны чикле, шуңа күрә җыентыклар чит регионнарның гаризалары буенча мәктәпләргә, балалар бакчаларына таратыла.

“Идел” яшльләр үзәге белән берлектә эшләнгән татар халкының мирасына багышланган видеодәресләр проекты тәкъдим ителде. Мастер-класслар барлыгы алты өлешкә бүленеп бирелә: тарих, актерлык, вокал, блогинг, аш-су, кул эшләре.

Театр осталыгы буенча Резедә Сәлахова, блогингтан Ринат Галиәхмәтов, җыр осталыгыннан Айсылу Габдинова, кул эшләре осталыгыннан Ләйсән Һаҗиева һ.б. спикерлар эчтәлекле итеп үзеңне сәхнәдә дөрес тоту, җырлау, уйнау, кул эшләре һәм блогерлык серләренә өйрәтә.

Моннан тыш, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы үткәргән «Молодые таланты – Яшь талантлар» һәвәскәр театр коллективлары өчен пьесалар конкурсына йомгак ясалды. Конкурсның максаты – һәвәскәр театрлар өчен пьесалар (драматургик материал) булдыруда яшь талантлы авторларны активлаштыру. Эшләрдә традицияләр, этник үзенчәлекләр, татар халкының тормыш рәвеше һәм милли мәдәнияте чагылыш тапкан. Пьесалар электрон җыентыкта басылган.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов фикеренчә, балалар өчен туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш, телне уеннар һәм җырлар аша өйрәтергә кирәк. «Балалар телне кызыклы формада өйрәнә алсын өчен без төрле әсбаплар әзерләргә тырышабыз. Бала биш-алты яшькә кадәр берничә телне үзләштерә ала, тик телне кызыклы формада өйрәтергә кирәк. Без „Сабантуй“ өстәл уенын эшләдек. Ул төбәкләрдәге мәктәпләргә, балалар бакчаларына таратылачак. Туган телне өйрәнү системасы гади һәм кызыклы булырга тиеш», — дип сөйләде ул.

Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов җанисәп вакытында онлайн формат куллануның уңай яклары турында да сөйләде.

«Җанисәп мәсьәләсендә закон кысаларында бергәләп эшләргә кирәк. Беркем дә кешене башкача язарга мәҗбүр итә алмый. Җанисәпнең онлайн режимда булуы бик уңайлы, чөнки сан алучы кеше әйткән фикерне үзгәртеп яза алмый. Җанисәптә яшьләр актив катнашмый иде, онлайн формат яшьләрне дә җәлеп итәр», — ди ул.

Гыйльметдинов сүзләренчә, узган җанисәптә биш ярым миллион кеше төрле сәбәпләр аркасында катнаша алмаган. Алар турында мәгълүмат кертелгән, әмма милләтләре күрсәтелмәгән».

Депутат җанисәп алучыларга карата үзенең теләкләрен әйтте. «Җанисәп алучылар бик гадел булсыннар, һәр гаиләгә барып җитсеннәр, дөрес итеп язсыннар иде. Кешене башка халык итеп язылуга өндәүчеләр булырга тиеш түгел. Ул — закон тарафыннан рөхсәт ителми», — ди Гыйльметдинов.

Искәртеп үтик, быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен премияләр тапшыру турындагы указны имзалады. Бүләкләнүчеләр исемлегенә Татарстаннан өч кеше һәм социаль әһәмияткә ия биш оешма керде. Оешмалар арасында әлеге премиягә «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» дә лаек дип табылды.

fnkat.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*