tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте Казанда “ЭтноДар” фестивале үткәрә
Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте Казанда “ЭтноДар” фестивале үткәрә

Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте Казанда “ЭтноДар” фестивале үткәрә

21-22 апрельдә Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте Казанда “ЭтноДар” фестивале үткәрә. Әлеге иҗтимагый оешма аны Гражданлык җәмгыяте проблемалары институты (Мәскәү ш.), ТР Мәдәният, ТР Яшьләр эшләре һәм туризм министрлыкларының рәсми партнерлары, шулай ук “Мисс Татарстан” иҗтимагый оешмасы ярдәме белән уздыра. “ЭтноДар” мәдәниятара фестивале этник мәдәниятне һәм Россия халыклары традицияләрен саклауны һәм үстерүне, яшьләрне үзләренең һәм башка халыклар этник мәдәнияте белән таныштыруны максат итә.

Дуслык һәм матурлык бәйрәме итеп күзалланган фестиваль кысаларында яшь модельерларның “ЭтноДар” төбәкара конкурсын үткәрү ниятләнә, анда исә Россиянең 15 төбәгеннән 60 модельер үзен сынап караган. Финал конкурсында заманча этник киемнәр коллекцияләренең “Көндәлек костюм”, “Заманча этно-костюм”, “Бәйрәм костюмы”, “Костюм фэнтези”, “Спорт һәм ял костюмы” номинацияләрендәге 35ен күреп була (моның өчен “Корстон” комплексы мәйданчыгы сайланган). Кием тегү, әзерләү осталарының Татарстанның үзеннән, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Төньяк Осетия, Чувашия республикаларыннан, Киров, Брянск, Кострома, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Свердловск, Ростов өлкәләре һәм Пермь крае кебек төбәкләрдән килүе көтелә. Шуларга өстәп, фестиваль кысаларында этник мәдәният өлкәсендә осталык дәресләре уздыру, иҗат коллективларының этник номерлар белән чыгышлары планлаштырыла.

Миләүшә Низаметдинова, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*