tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар фильмы Төркиядә кинофестиваль финалында

Татар фильмы Төркиядә кинофестиваль финалында

Алмаз Нургалиевның  “Туган ил буйлап Актаныш” документаль фильмы Төрки дөнья документаль киносы фестивалендә – Türk Dünyası Belgesel Film Festivali катнаша. Фильм Актаныш якларының 10 мең еллык тарихын барлый.

Коллегабыз, Бөтендөнья татар конгрессының Мәдәният комитетын җитәкләүче Алмаз Нургалиев төшергән документаль фильм Төркиядә уза торган кинофестивальнең финалына үтте. Фильмны Төркиядә яшәүче милләттәшебез Зара Кәбирова төрек теленә тәрҗемә итте.

Алмаз Нургалиев белдерүенчә, әлеге фильм Россия дәүләтенең нәкъ уртасында – Татарстан җирлегендә яшәп ятучы төрки халык – татарларның тарихын барлауга багышлана. “Әлеге фильмны әзерләнгәндә татарлар тарихы аша Россия халыклары үткәненә күзәтү ясарга тырыштык. Фестивальдә фильмның уңыш казануы татар дөньясын танытуда әһәмиятле корал булып торыр иде”, – дип белдерде Алмаз Нургалиев.

Белешмә өчен: Режиссер, сценарийлар авторы Алмаз Нургалиев 2017 елда Казан халыкара мөселман кинофестивалендә “Нәҗибә” фильмы белән Иң яхшы милли документаль фильм номинациясендә җиңү яулады.

Шулай ук ул «Уеннан уймак-2» «Ак чәчәкләр» фильмнарының режиссеры, операторы һәм монтажлаучысы. «Тормыш шәме», «Китапханәче» ,«Нәҗибә», «Тәрбия баскычлары», «Туган ил буйлап. Актаныш», «Туган ил буйлап. Куян авылы», «Туган ил буйлап. Камышлы авылы» документаль фильмнары, җиде дистә татарча һәм башкортча клиплар авторы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*