tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 132 ел

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 132 ел

Бүген татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев тууына 132 ел.

Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Җаек (Уральск) шәһәре мәдрәсәсен һәм рус сыйныфларын тәмамлый. 1903-1904 елларда шул ук мәдрәсәдә һәм мәктәптә мөгаллим булып эшли.

1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры – халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1913 елның 15 апрелендә бөек шагыйрьнең гомере өзелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*