tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының әдәби мирасын пропагандалау максатыннан, китап укучылар конкурсы була
Татар халкының әдәби мирасын пропагандалау максатыннан, китап укучылар конкурсы була

Татар халкының әдәби мирасын пропагандалау максатыннан, китап укучылар конкурсы була

17 апрель көнне Свердловск өлкәсендә “Тере классика” (“Живая классика”) китап укучылар конкурсының I сайлап алу туры була. Әлеге этапны үтүчеләр 25 апрель көнне Түбән Сырга районы Әрәкәй авылының Милли-мәдәни комплексында узачак турга чакырыла. Конкурсның йомгаклау этабында “Җәлил укулары” җиңүчеләре дә катнашырга хокуклы.

Конкурс ТР Мәгариф һәм фән, Свердловск өлкәсенең гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыклары, ТРның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге, “Свердловск өлкәсе Татар конгрессы (Урал Татарлары)” төбәк иҗтимагый оешмасы, әлеге өлкәнең татар мәктәпләре директорлары советы ярдәмендә оештырла.

Чараның максаты — татар халкының әдәби мирасын пропагандалау, туган телгә һәм шул телдә язылган әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, басылган мәгълүматны кабул итү сәләтен арттыру, гаилә укуларын торгызу, халыкның грамоталылык дәрәҗәсен арттыру, сәләтле балаларны барлау һәм аларга ярдәм итү һ.б.

Бәйгедә катнашу өчен Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй, Фатих Кәрим, Мөхәммәт Мәһдиев, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Гомәр Бәширов, Нәби Дәүли (яки катнашучы үзе сайлап алган классик язучы) әсәреннән өзекне татар яки рус телендә укып бирергә тиеш. Чыгыш барышында костюмнар, музыкаль бизәлеш, декорацияләр файдалану рөхсәт ителә, әмма конкурста катнашучыга чит кешеләрнең ярдәм итмәве һәм чыгышның 5 минуттан артмавы шарт.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган укуларда катнашучыларны 12 яшькә кадәр, 12-18 яшьлекләр һәм 18 яшьтән соң яшь категорияләренә бүлеп бәя биреләчәк.

Татар телендәге әсәрләр, рус телендәге әсәрләр, “Дәһшәтле еллар авазы” иншалар конкурсы номинацияләрендә җиңеп чыгучыларга 1-3 нче дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*