enrutat
Баш бит / “Татар халкының лаеклы улы”
“Татар халкының лаеклы улы”

“Татар халкының лаеклы улы”

2 февральдә Төмән өлкәсенең күренекле шәхесе, Вагай районы татарларының горурлыгы, саклаучысы, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әбделәхәт Бәшир улы Фәтхуллинга 80 яшь тулган булыр иде.

1939 елда Кәрим Сафиулла улы һәм Айникамал Абдразак кызы гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килгән бала сугыштан соңгы авыр вакытларда туган авылында җиде класс белем ала. Аннары Шестовое авылында бер ел рус мәктәбендә укый. 1955 елда 3 нче Тубыл һөнәрчелек училищесына укырга керә. Берничә ел елга транспорты тармагында эшләп ала.

Аннары Ишимда авыл хуҗалыгында электрификацияләү һәм механизацияләү техникумында механик белгечлеге буенча белем үзләштерә. Вагай районындагы “Новый мир” (соңрак “Супринский” совхозы) колхозында хезмәт юлын дәвам итә. Шунда тормыш иптәшен таба, бергә гаилә коралар. Әхәт Фәтхуллинны “Родина” совхозының КПСС секретаре итеп билгелиләр. Мәскәүгә партиянең югары мәктәбенә читтән торып укырга да юллама бирәләр. Тәҗрибәле, белемле белгечне башта “Искра” совхозына председатель, соңрак “Зеленогорский” совхозына директор итеп сайлыйлар. 1975 елда районга чакырып алалар: анда авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли. 1991 елдан партиянең җир ресурслары һәм җир төзелеше буенча район комитетын җитәкли. Бу өлкәдә квалификация күтәрү курсларында укый, ныклап өйрәнә.

1998 елда атказанган хезмәткәр була. Лаеклы ялга киткәнче район хакимиятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча төп белгече эшен башкара.

Вагай районындагы татар хәрәкәтенең башында тора. 1991 елдан район татар иҗтимагый үзәге советы рәисе, 1997 елда район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе итеп сайлана.

2014 елда 75 яшендә бакый дөньяга күчә.

Әбделәхәт Бәшир улын якташлары, хезмәттәшләре, дуслары бик җылы сүзләр белән искә алалар. Аларның икесен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

— Әбделәхәт Бәшир улы Фәтхуллин — озын, кызыклы, лаеклы тормыш юлы үткән шәхес. Аны районның һәр авылы кешесе белә иде. Тумышы белән ул Юрмыдан, без аның белән күршеләр идек. Әбделәхәт Бәшир улы башта Юрмыда өй салды. Аның янында туганнарының зур йортлары урнашкан. Авылда бу хезмәт сөючән, намуслы гаиләне хөрмәт итәләр. Мәктәптә, техникумда укыган елларында үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Яшьләр авылда концерт куялар иде. Мин әле дә аның биюен, җырларын яхшы хәтерлим.

Алдагы тормышында да, кая гына эшләмәсен, Әбделәхәт Бәшир улы гел яшьләрне берләштерү, төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны ныгыту, Вагай районы татарларының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен үстерү, саклау өчен көрәште. Аны гадилеге, киң күңеллелеге, яхшылыгы өчен яраталар иде. Хезмәттәшләре эшкә җаваплы карашын, намуслылыгын, әдәплелеген югары бәяләделәр. Ә оешмалар җитәкчеләреннән ышанычлылыгы, тиешле бурычларын тырышып башкаруына мактаулар ишетсә, гаиләсендә кайгыртучан ир, яратучан әти булуы белән горурланырлык ул.

Ә.Фәтхуллин дан артыннан кумый иде, ул халыкка хезмәт итте, туган ягын яратты. Авыл хуҗалыгында 40 ел хезмәт итте, “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исемен алуга иреште. Район, өлкә дәрәҗәсендәге җитәкчеләр исеменнән күпләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар тапшырыла.

Райондагы барлык конференцияләр, татар мәдәнияте фестивальләре, сабантуйлар, дини бәйрәмнәр аның инициативасы һәм актив катнашында үттеләр. КПСС район комитетында бергә эшләгән елларда фикердәшләр белән районда татар иҗтимагый үзәген, соңрак татар милли-мәдәни автономиясен булдырдык. Бергәләшеп төрле чаралар уздыра идек. Әбделәхәт Бәшир улы бервакытта да орышынмады, ачуланмады, ул кешеләрне оештыра, ышандыра белде. Аның оптимизмы, сәләте, эрудициясенә соклана идек.

Ә инде аның төп ярдәмчеләре – гаиләсе. Мәстүрә Әсхәт кызы белән алар 49 ел тату гомер итәләр. 3 бала үстерәләр. Регина Тубыл пединститутын тәмамлый, Вагай мәктәбендә укытучы булып эшли, 2 балалары бар.

Инна медакадемия тәмамлап, Одесса шәһәрендә косметологик клиникада эшли, 2 баласы бар.

Вадим да медакадемиядә югары белем ала, хәзер Нефтеюганск шәһәрендә анестезиолог-реаниматолог вазифасында хезмәт итә, 2 бала тәрбиялиләр.

Һәркайсы тормышта үз юлын тапкан, ата-аналарына бик рәхмәтлеләр, — дип яза Фатыйма Вабиева.

“Әхәт Бәшир улы белән без 1980 нче елларда таныштык. Мин ул вакытта өлкә кулланучылар союзы председателе урынбасары булып эшли идем, ә ул — КПССның район комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе. Әхәт Фәтхуллин бәрәңге кабул итү пунктлары, төньяктан аны алырга килүчеләрнең торак шартлары һәм башкалар белән кызыксынды. Шуннан бу танышлык дуслыкка әверелде.

Ул җәмәгать эшләрен күп башкара иде. Кемдер кушканга түгел, ә үзе теләп: кешеләрне оештырып, максат-бурычларны ахырына кадәр башкарып.

Сайлаулар вакытында очрашуларда да райондагы хәлләр белән хәбәрдар булуы, авыллардагы проблемаларны яхшы белүе, халыкның аңа ышануы аңлашыла иде.

Әхәт Бәшир улы 1990 елларда татар хәрәкәтен үстерүдә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Бу татар милли-мәдәни автономияләре оешу чоры иде. Өлкә автономиясе советы әгъзасы итеп сайлану белән бергә, Вагай районы татар автономиясен җитәкләде. Ә татар мәдәнияте фестивальләренә төпләп әзерләнеп, икешәр көн ел саен районның төрле авылларында үткәрелделәр. Халык йорт тирәләрен, авылны рәткә китерә иде. Күп конкурслар үткәрелә. Боларның барысы белән дә Әхәт Фәтхуллин җитәкчелек итә иде.

“Саз арты” программасына әзерлек вакытында ул район хакимиятенең җәмәгатьчелек белән эшләү буенча белгече иде. Сәламәтлеге какшаган булса да, эшче төркем составында актив эш алып барды”, — дип истәлекләре белән уртаклаша I, II чакырылыштагы өлкә Думасы депутаты Әхтәм Каюмов.

Ә.Б.Фәтхуллин истәлегенә 1 февраль көнне Вагай мәдәният сараенда “Татар халкының лаеклы улы” дип исемләнгән хәтер кичәсе үтте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*